Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урак – 2023: хәерле сәгатьтә

Район хуҗалыкларында иң җаваплы чор башланды – уракка төштеләр.

Иң беренчеләрдән булып бу эшкә «Красный Восток» агрохолдингы кереште. Һәм районыбыз игенчеләре узган ел белән чагыштырганда ун көнгә иртәрәк чыкты.

Әлбәттә, Яшел Үзәннең башка хуҗалык­лары да стартта, комбайннар әзер, бары тик бөртеклеләрнең өлгергәнлеген тикшереп торалар. Дымлылык тиешле нормада булганда гына кырга чыгарга рөхсәт.

Без районга чыккан көнне (24 июльдә) иртән яңгыр сибәләп китте. Ни кызганыч, районыбыз авылларында яңгырның инде күптән булганы юк. Шул яуса да, җилләп-җилләп йөри дә, тузанны гына басып китә. Бу көнне дә төштән соң ялтырап кояш чыкты, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә йөрәге урында түгел. Үзләрен Урысбага юлындагы кырда очраттык.

ВЗП «Заволжье» ҖЧҖнең 3нче отряд җитәкчесе Альберт Бикмуллин сүзләренә караганда, «Пургун» кушаматлы бу кырда көзге бодай үсә, мәйданы 92 гектар. Бөртек­ленең өлгергәнлеген махсус аппарат «влагомер» ярдәмендә тикшерделәр. Җыелган ашлык сыйфатының төрле күрсәткечләре арасында дымлылык иң мөһимнәрдән санала. Сәбәбе шунда ки, су микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеге интенсивлыгына турыдан туры йогынты ясый, шуңа күрә әлеге характеристиканы кабул итү процессында ук билгелиләр. Дымлылыкның нормасы – 14 процент. Һәм әлеге күрсәткеч төрле кыр­да төрлечә булырга мөмкин һәм ул күп факторларга бәйле.


- Ел үзенчәлекле килде. Хәтта 2010 елны кабатлый ди­сәң дә була. Чөнки ра­йонда корылык, яңгыр юк. Аннан кышын салкыннар да булды, көзге культураларны ничек тә сак­ларга тырыштык. Хәлдән килгәннең барысын да эшләдек. Язын авиация ярдәмендә тукландыр­дык. Күп кенә авыруларга, корткычларга каршы көрәш чараларын күрдек. Шулай да, яңгыр яумагач, зур уңышка өмет итеп булмый. Безне бер нәрсә сөендерә: барлык кырларның 80 процентын көзге культуралар алып тора. Аның хисабына уңышны 20-25 центнер белән төгәлләрбез дип өметләнәм. Менә без басып торган кырда көзге бодай үсә һәм уңыш гектарыннан 30 центнер чыга. Комбайннарыбыз төзек, механизаторларыбыз эшли. Яңгыр яуса да борчылмыйбыз, чөнки быел ул бик тансык. Аннан көзге чәчүгә кырларыбызны да азрак йомшартыр иде. Менә анысын да уйларга кирәк бит әле. Кыскасы, кәефләр шәп, барлык эшләрне дә вакытында төгәлләрбез дип ышанам, – дип сөйли ВЗП «Заволжье» ҖЧҖ директоры Ислам Закиров.

Җитәкче белән аралашкан арада җәмгыятьнең иң алдынгы, алыштыргысыз комбайнчысы Зөлфәт Зәйнуллин да килеп җитте.

– Һәр урып-җыю чорын дулкынланып каршы алабыз. Быел да, югалтуларсыз, вакытында эшне төгәлләргә насыйп булсын иде, – ди ул сүзне кыска тотып. Вакыты юк, һәр минуты исәптә, йөгерә-чаба, фотога төшәргә дә чүт кенә туктаттык.


районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Рәнис Габидуллин сүзләренә караганда, бу көннәрдә башка хуҗалыклар да кыр­га чыгачак. «Красный Восток» ҖЧҖ (26 июльгә) 1486 гектарда көзге бодай суктырган, бу барлыгы 5016 тонна тәшкил итә. Уңыш гектарыннан 34-35 центнер чыга. Республика буенча уртача күрсәткеч 28,4 центнер.

Быел аграрийларга районыбыз кырларыннан барлыгы 7997 гектарда – көзге культураларны, 1767 гектарда – язгы культураларны, арпа – 130, кукуруз – 1808, борчак – 806 гектар мәйданнан җыеп алырга кирәк. Үстергән уңышны югалтуларсыз амбарга кайтарырга насыйп булсын. Хәерле сәгатьтә!


Газетаны нәшрияткә җибәрер алдыннан, «Авангард», КФХ«Абзалов» һәм «Ахунов» хуҗалыкларының уракка төшүләре белгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев