Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Ун ел көттек, тагын шуның кадәр көтәргәме?!», яки Олы Карагуҗа авыл халкын нәрсә борчый

Быелгы кыш барыбызны да сынады һәм сынавын дәвам итә.

Авыл җире булсынмы, шәһәрме – барысында да кар проблемасы тора. Күп вакыт берөзлексез яуган карны җыештырып бетереп булмый. Бер караганда, кыш карлы килсә, җәен уңыш буласына ышаныч арта. Менә шул тынычландырырга тиеш тә, әмма тормыш тукталмый.

Кар проблемасы Олы Карагуҗа авыл җирлеген дә читләтеп узмаган. Авылга керә керешкә үк йорт яннарындагы биек кар өемнәре күзгә ташлана. Дөрес, урам юлыннан трактор узган, әмма авыл халкы әйтүенчә, карны өстән-өстән генә эттергән. Әле бу төп, авылның үзәк урамы. Ә башка кече авылларда, әйтик Чүрчиледә трактор яллап туйганнар. Шуңа да инде, җирлеккә трактор сатып алырга иде, диләр. Шушы сораулар һәм башкалар турында Олы Карагуҗа авылы җирлеге Советының хисап сессиясендә сөйләштеләр.

Катнашучыларны бик кунакчыл итеп концерт номерлары, җирлек оста кулларының төрле эшләнмәләре, икмәк-тоз­лар белән каршы алдылар. Сессиянең бу өлеше турында аерым язарга булыр иде. Чынлыкта да, бу тирә авылларда сәнгать һәм кул осталары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре яши.

Сессия эшендә Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, төрле хезмәтләр вәкилләре, депутатлар, авыл халкы катнашты. Башта Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинова 2023 елга хисап тотты. Ул планлаштырганның күбесенең үтәлүен билгели.

– Былтыр 292550 мең сум үзара салым җыелып, аңа республикадан да өстәлгәч ул 1 млн 462 мең 750 сум тәшкил итте, –
диде башлык. – Шушы акчага 5 авылда шактый эш башкарылды. Быелгы үзсалымны җыюда да авылдашлар сынатмас дип ышанам. Чөнки безгә бик күп проблемаларны хәл итәргә кирәк әле.

2023 елда үзсалымга, мәсәлән, Олы Карагуҗада су системасы алмаштырылган, ә Күлбашта бу эш быел да дәвам итәчәк. Кече Карагуҗада зиратны койма белән уратып алганнар. Чүрчиледә урамнарда вак таш җәю эшләре тәмамланган. Шулай ук, урам утлары кую, балалар мәйданчыклары урнаш­тыру, борщевикка каршы көрәшү кебекләр...

Дәвамын газетабызның 9 февраль саныннан укый аласыз
Олы Карагуҗа хисап сессиясе 2024
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев