Яшел Үзән

Укытучы да, комбайнчы да

Районда урып-җыю эшләре гөрли. Игенчеләрнең максаты бер: уңышны вакытында әрәм-шәрәм итми генә җыеп, урнаштырып кую. 15 июльгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2560 га мәйданда көзге бодай суктырылган, 4626 тонна җыеп алынган.

Узган ел гына оешкан Ахунов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы да бу атнада уракка төште. Әле яңа гына авыл хуҗалыгында беренче адымнарын атлауларына карамастан, алга куелган максатлары, уй-теләкләре зурдан. Бу хакта без әлеге хуҗалыкның баш агрономы Шәүкәт Гыйләҗев белән Норлатта урнашкан контораларында сөйләштек.

– Төп бурыч – җирләрне арттыру, бөртек ле культуралар үстерү һәм күбрәк кешегә эш урыннары булдыру. Бөртек леләрне саклау өчен Исак авылы янында складлар төзелде. Хезмәт хакы канәгатьләнерлек, тракторчы-механизаторлар сезон вакытында 40-50 мең сум ала. Урысбага авылы янында 48 баш атыбыз бар. Көзгә таба тайларын сатарбыз дип торабыз, – дип сөйли ул.

Җирләр исә Тау Иле, Урысбага һәм Күгәй авыллары янында урнашкан, дөресрәге КФХ пай җирләрен халыктан сатып алган. 1000 гектар мәйданда көзге һәм язгы бодай, арпа, солы, күпьеллык үлән үсә. Сезон вакытында биредә 10 кеше эшли. Өр-яңа техника кайтарылган: ике – «Беларус-1221», бер – МТЗ-82 тракторы, ике комбайн без килгән көнне паркта ялтырап, эшкә чыгарга әзер булып тора иде.
Уракка төшүне механизаторлар да дулкынланып көтеп ала. Бу атнаның чәршәмбесендә Тау Иле янындагы кырда көзге бодай урырга керештеләр. Уңыш гектарыннан 25 центнер чыга. Бәчек авылының тырыш егетләре Фаил Рухин һәм Рамил Гафиятуллин комбайнны җыеп, әзерләп куйган иде инде.
13 яшеннән комбайн ярдәмчесе булган, балачактан техника белән җенләнгән Фаил Рухин һөнәре буенча укытучы. Васильевоның 3нче мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта. Кечкенәдән эшләп үскән егет 56 көнгә сузылган җәйге ялын кул кушырып кына утыруны берничек тә күз алдына китерә алмый. Шулай җәен «Красный Восток»та комбайнчы булган, сигез ел дәвамында машина йөрткән, техника ремонтлаган һәм менә узган ел кабат комбайнга утырган. Әлеге хуҗалыкта хезмәт итеп, гаиләсенең матди хәлен ныгытырга исәбе.
– Ике мәктәптә эшлим, 30 мең хезмәт хакы алам. Ир кеше өчен бу аз дияр идем. Мөмкинлек булганда ник әле эшләмәскә?! Йорт төзеп бетереп киләбез, хатыным белән ике ул үстерәбез, Лилиям балалар бакчасында тәрбияче. Биредә мин үземне кирәкле кеше итеп хис итәм, менә монысы иң мөһиме. Агрономыбыз Шәүкәт иртән елмаеп каршы ала, кичен озатып кала.

– Техниканы шулай яраткач, ни өчен укытучы һөнәрен сайладың һәм авылда калу теләге булмадымы?
– Әнием, туганнарым укытучылар. Бу һөнәр нәселдән килә дисәң дә була. Аннан, техниканы яратырга педагог булу берничек тә комачау итми. Мин авыл егете. Шулай да, эш булмау шәһәрдә төп ләнү сәбәпләренең берсе. Мин авылдан китмәгән дә кебек. Гел кайтып йөрибез, җәй буе биредә мин.

– Гаиләдән аерым яшәү авыр түгелме соң?
– Командировкада кебек кенә инде. Капитаннар ярты елга диңгезгә чыгып китә бит әле. Шаяртам гына инде, гаиләм белән күрешеп торабыз. Аннан, комбайнчыларга ял биреп, яңгыры да явып ала.

– Җәен күпләр ял итү, диңгезгә бару турында хыяллана. Ә син киресенчә, тагын да катлаулырак эшкә керешәсең.
– Минем өчен азга гына булса да һөнәрне алыштырып алу – менә дигән ял. Гаилә белән буш вакытны бергә уздырабыз: кинога, театрга йөрибез, табигать кочагына чыгабыз. Гомумән, теләк булганда һәрнәрсәгә вакыт табарга мөмкин.

Сүзен, фикерен курыкмыйча әйтә, гаилә дип янып-көеп яши һәм барысын да үз көче, тырышлыгы белән булдыра торган егет ул Фаил. Алма пеш, авызга төш, дип ята торганнардан түгел. Һәм балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияли. Киләчәктә дә шулай тормышны яратып, булсын дип янып, гөрләп яшәргә язсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: