Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Укучыларына вакытын да, көчен дә кызганмый

Берәүгә дә сер түгел инде ул, мәктәптә укыганда күпләрнең яраткан дәресе – физкультура.

Әлеге фән керәсе көнне кәеф тә үзгә, укырга да барасы гына килеп тора. Әлбәттә, дәресне үз иткәч, укытучысын да яратасың, хөрмәт итәсең. Мәктәп бетереп чыккач та, кар ерып чаңгыда йөрүләр, тирләп-пешеп кросста йөгерүләр, мәктәп данын яклап төрле ярышларда катнашуларның берсе дә онытылмый, күңел түрендә якты бер хәтирә булып саклана.
Норлат мәктәбенең яшь физкультура укытучысы Әдел Фәһим улы Әфләтунов укучылар йөрәгенә юлны бик тиз салды. Чөнки ул үз һөнәрен ярата, балалар өчен вакытын да, көчен дә, акчасын да жәлләми. Яшь педагогыбыз Норлат урта мәктәбен тәмамлап, Тәтеш педагогия көллиятенең «Физкультура» бүлегенә укырга керде. Студент елларында волейбол, чаңгыда йөгерү, җиңел атлетика, футбол, баскетбол, йөзү буенча уздырыла торган спорт ярышларында актив катнашып, күп призлы урыннар яулады. 2014 елда физкультура укытучысы дипломын алып, авылдашыбыз Норлат балалар йортында хезмәт юлын йөзү буенча инструктор буларак башлап җибәрде. 2015 елда Норлат урта мәктәбендә физкультура`һәм ОБЖ укытучысы булып эшли башлады.
Укудан соң аның укучылары төрле спорт түгәрәкләренә йөри. Мәктәпнең кызлар волейбол командасы районда, рес пуб ликада да призлы урын нарны алып кына то ра. Тренерның тырышлыгыннан башка бу зур уңышлар булмас иде.
Шат күңелле, мәзәкчән, тырыш, юмарт, ачык йөз ле, тормышка гашыйк укытучыны балалар да үз итә, аның киңәшләрен тыңлый.
Әдел – әти-әнисенә инсафлы ул, ышанычлы энекәш, яхшы остаз, туг ры дус. Аның шикелле кешеләргә халык «Кечкенә булса да, төш кенә» дип әйтә. Әйе, ул һәр эшкә дә өлгерә, ару- талу белми, әйтерсең лә, аның эчендә мәңгелек «двигателе» бар. Дәресләрдән соң яшь спортчылар белән спорт түгәрәкләре уздыра, төрле экскурсияләргә алып бара, өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм итүне оештыра, хезмәт десантларында катнаштыра.
Әдел 8 ел гына вакыт эчендә бик күп укучыларның яраткан укытучысына, тренерына әйләнде, үзенең кешелеклеге, гаделлеге белән аларның күңелен яулый алды, күп спорт төрләре белән шөгыльләнергә өйрәтте. Ул үзе дә актив спортчы: төрле ярышларда самбо, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, футбол буенча катнашып, җиңү яулады. Сәләтле тренерның тырышлыгы ярдәмендә Норлат мәктәбенең укучылар һәм укытучылар спорт командалары зур уңышларга ирешеп тора.
Россиядә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан язмышын спорт белән бәйләгән, үсеп килүче буынга физик тәрбия биргән, нык, сәламәт, көчле рухлы булсыннар дип, егет-кызларны укыткан педагогларны, ветеран укытучыларны һәм барлык тренерларны котлыйсы килә. Райондашларыбызның республ ика, Россия күләмендәге уңыш ларына сөенәбез. Алар – районыбыз горурлыгы.


Роза Ягудина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X