Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тыныч булсын дөньялар

Сыер савучы...


Бу ике сүзне ишетүгә, ачы җилләргә бирешми, ару-талуны белми эшкә баручы апалар күз алдына килә. Бәйрәм, ял көннәре дип, үзләренең эш урыннарын калдырып китә алмыйлар. Яңа яуган карда беренче сукмакны салучы, иртәнге авылны җанландыручы да алар.

Авыл хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган чарада авылыбызда озак еллар сыер савучы булып эшләгән, мәдәният өлкәсендә һәрбер чарада актив катнашкан апаларыбыз, абыйларыбыз җыелды. Алар җыр-моңга осталыкларын күрсәтте. Сыер саву аппаратын сүтеп-җыюда көч сынаштылар. «И, онытылмаган икән әле, җыеп була икән», кайберләре: «Ничек онытылсын, 40 ел буе эшләп», – дип тә үзара көлешеп алды. Бәйрәм «Тыныч булсын дөньялар» дигән җыр белән тәмамланды, дип сөйли Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.


Әлбәттә, бүген һәркемнең күңелендә бер теләк: күкләребез аяз, күңелебез тыныч, илебез имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев