Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Турнир яшьләрне берләштерә

Норлат мәктәбенең спорт залында Яшел Үзән (1нче лицей), Буа, Федоровское (Кайбыч районы), Урмар (Чувашия Республикасы) һәм Норлат мәктәбеннән ике команда очрашты.

Ярыш кысаларында барлык командалар да ике төркемгә бүленеп уйнады. Алар чират буенча матчларда катнашты һәм биләгән урыннарына карап, командалар үзләренең турнир чыгышларын дәвам итте. Уен барышында унбиш матч уздырылды.

Бу ярышларның төп оештыручысы – Норлат мәктәбе физкультура укытучысы Гадел Әфләтунов. Мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин, физик тәрбия укытучысы Юныс Шәмсетдинов һәм башка укытучылар тырышлыгы белән турнир оешкан төстә узды. Әлбәттә, бер генә чараны да финанс ярдәменнән башка уздырып булмый. Оештыручылар иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәтле.

Уйналган матчлар нәти җәсендә беренче урынга Буа урта мәктәбенең волейболчылар командасы лаек булды.
Көмеш – Урмар егетләрендә, ә Федоровское спортчылары бронза медаль алды. Ярышларда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Беренче өч урынны килгән кунаклар яуласа да, иң мөһиме күрше-тирә район һәм рес публика яшьләре арасындагы дуслык күперенең нык булуы. Спорт ярышлары киләчәктә дә дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

29

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев