Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Туктатмагыз автобусны, аяксыз калдырмагыз!»

Бишнә җирлегендә яшәүчеләрнең хисап сессиясендә көн кадагында торган иң төп мәсьәләләрнең берсе – 554нче автобус маршрутының ябылу куркынычы иде.

«Автобусны туктатмау мөмкинлеген табыгыз, зинһар. Ансыз бик кыен булачак, аяксыз калдырмагыз!» – дигән мөрәҗәгать белән чыкты бишнәлеләр.

– Яшел Үзән – Бишнә – Казан маршруты бердәнбер һәм шуңа социаль яктан бик мөһим. Бездә даруханә дә юк, бөтен кешедә җилдереп кенә машина белән барып килерлек мөмкинлек тә юк бит, эш тә юк. Бар өмет шул автобуста иде. Ничек саклап калып була аны? – дип, җыен депутатлар һәм район җитәкчелеге катнашында – тар форматта узу сәбәпле, биредә яшәүчеләрнең җан авазын Рания Галиева җиткерде.
Моңа җавап итеп, җирлек башлыгы Илгиз Фәтхуллин: «Бу бик авырткан мәсьәлә инде безнең һәм аның уңай якка чишелүенә өмет итәбез, моның өстендә эшлибез», – диде.

Аннары, бөтен авыллар искерә, туза бит инде, Бишнә дә искәрмә түгел, биредә дә төзекләндерү таләп ителгән биналар бар. Бүген моңа иң мохтаҗы мәдәният йортыдыр, мөгаен. Аның икенче катындагы идән буенча, бу бинаның түбәсе аша саркып тып-тып тамган «күз яшьләрен» җыю өчен, төрле-төрле савытлар тезелгән иде. Смета буенча өченче ел ук биш миллионга төшә торган ремонт, ә нигәдер нибары 120 мең бирелгән. Бүгенге көндә ул акча белән нишләп була? Әле нигезен дә ныгытырга кирәк.

– Мәдәният йортына акча бүленгән. Мин түбәсен тулаем яңадан корырга вәгъдә итмим, әмма төзекләндерергә җитәргә тиеш, – дип шәрехләде район башлыгы урынбасары Николай Бызин.

Биредәге мәктәп бинасының беркайчан да капиталь төзекләндерү күрмәгәнлеге турындагы теманы Тәскирә Идиятова күтәрде:

– Капиталь ремонт турында программа шәһәр мәктәпләре өчен генә эшлиме әллә ул? Безнекендә бер тапкыр да булганы юк, ә бит районда авыл мәктәпләре арасында Бишнәнеке иң яхшылар рәтендә! Шул программага керү өчен безгә нишләргә кирәк?
Район башлыгы урынбасарының җава бы кыска булды: «Сезнең мәктәпне бу прог раммага кертү өчен тырышырга».

Шулай ук, башка җирлекләрдә кебек үк, Бишнәдә юл проблемасы да бар. Һәм ул инде озын койрыклы, елдан елга күчеп килә. Кармыш авылына юл юклыгы турында Рамил Камалиев кабат искә төшерде (сүз уңаеннан, биредә авыл араларында, гомумән каты катламлы юл юк, диярлек). Эльвира Мозаффарова да төп юлдан Бишнә авылына илтә торган юлның беткәнлеге турында әйтте. Җитәкчелектән шул гозерләрне игътибарга алуларын сорадылар. Аларга каршы Николай Бызин: «Без бу хакта беләбез һәм эш алып барабыз», – диде.

Эш дигәннән, бернәрсә дә бер урында тормый үзе, ел саен акча җәнаплары мөмкинлек биргән кадәре башкарыла. Кайсылары үзсалымга, кайсыберсе төрле программалар нигезендә. Шулай да Бишнә җирлегенә кергән биш авылның һәрберсендә хәл итәсе проблемалар бар. Берновые Ковали 150 йортлы, бүгенге көндә дә яңа өйләр калкый – үсә торган авыл, әмма биредә су һәм юл юк, беренчесе биредә яшәүче кайберәүләрнең кирелеге аркасында. Узган ел үзсалым акчасын 2000 сумнан җыярга сөйләшкәннәр, әмма нәтиҗәдә бер тиен дә тапшырмаганнар.

(Язманы тулысынча газетабызның 14нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев