Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП”

25 нче сентябрь көнне, Яшел Үзән муниципаль районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филлипова инициативасы белән, Мулла Иле мәдәният йортында “ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП” проекты кысаларында «Горький» исемендәге мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “ЙОЛДЫЗЫМ” вокаль ансамбле үзенең бай, матур, эчтәлекле программасы белән бушлай концерт куеп китте.

Бу авыл халкы өчен көтелмәгән зур бүләк булды. Мондый концертлар күптән килгәне юк иде инде. Шуңадырмы халык моңга сусаган. Чыннан да ансамбльнең исеме дә үзләренә туры килеп тора. Алар барысы да ЙОЛДЫЗлар дияр идем мин. Алар җырлаганда алардан күзеңне алмыйча үзең дә сизмәстән алар белән бергә моң дөньясына кереп чумасың. Чөнки алар ул тойгыларны җыр сәнгатенә генә хас булган бизәлеш белән тамашачыга оста һәм үтемле итеп җиткерә ала. Тамашачы аларның һәр җырын тыңлап, көчле алкышларга күмеп, чын күңелдән сөенеп һәм горурланып утырды. Тавыш куелышы, сәхнәдә үз–үзләрен тотышы, затлы киемнәре — бар да чын профессионалларча.


Ансамбльнең җитәкчесе Йолдыз Шәмгунова “Элмәлек” җырын башкарганда вәт күңелләр айкалды да инде, бөтен нечкә кыллар уянды.

Халык җырларын бар күңеле һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлап әйтер идем мин. Бар бит, бар, халык җырларын җырлап күңел түрендәге нечкә кылларны да тибрәндереп моң өләшүче җырчыларыбыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән...
Ике сәгатьтән артык барган концерт халыкка җитмәде.

Артта утыручы яшьләргә кадәр телефон утларын яктыртып, “АФӘРИН” дип бер тавыштан кычкырып аяк өсте алкышлады. Концерт бөек Тукаебыз гимны белән башланса, Татарстан гимны белән бетте.
Шушы матур, бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясаучы “ЙОЛДЫЗЫМ” вокаль ансамбленә һәм аларның җитәкчеләре Йолдыз Исмәгыйль кызы Шәмгуновага, Яшел Үзән муниципаль районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филлиповага Мулла Иле авылы халкы исеменнән чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга саулык - сәламәтлек, иҗади уңышлар, сәхнә йолдызлары буларак тагын да яктырак януларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев