Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Тукай безнең йөрәкләрдә»: Олы Ачасырда Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый, чын безнеңчә матур, милли көй; Әллүки, бәллүки, чын безнеңчә матур, милли көй. Олы Ачасырда Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узган искиткеч матур әдәби-музыкаль кичәдә булганнан бирле шул җыр телемдә әйләнә...

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

– Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген, нәрсәдән бу, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. Кадерле авылдашлар, мөхтәрәм кунаклар, сезне Олы Ачасыр җирлегендә күрүебезгә шатбыз! Без Габдулла Тукайның яшьнәп үткән кыска гомер юлы, ул калдырган иҗади мирас, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып сокланабыз һәм бөек шагыйребез алдында баш иябез. Бу катлаулы чорда аның шигырьләре күңелләрдә дәрт уята, шифа өсти, аклыкка-сафлыкка, тугрылыкка өнди, хезмәткә көч бирә. Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз. Аның рухы күңелләребездә мәңге яшәр, – дип сәламләде чарага җыелган халыкны җирлек башлыгы Илнур Саттаров.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый, чын безнеңчә матур, милли көй;

Әллүки, бәллүки, чын безнеңчә матур, милли көй.

Олы Ачасырда Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узган искиткеч матур әдәби-музыкаль кичәдә булганнан бирле шул җыр телемдә әйләнә. Авылда «Тукай безнең йөрәкләрдә» атналыгы кысаларында оештырылган әлеге чарада, үзенең бәрхет тавышы белән, курсташым Марат Гатиятуллин башкаргангадыр, бәлки. Шулай ук, Гөлсинә Гыйбадуллина шагыйрьнең «Өзелгән өмид» дигән бик катлаулы җырын искиткеч башкарды. Моңы булганнарга гармун-курай да кирәкми.

Гомумән, алдан ук әйтеп куйыйм әле: кичәдә күңел кылларын тибрәтми калган бер генә чыгыш та булмады. Укытучы һәм тәрбияче Гөлүсә Кәбирова җитәкчелегендә «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен тулы бер мини-спектакль итеп башкарган балалар бакчасына йөрүче сабыйларга «күзләр тимәсен» дип карадык. Шуның кадәр килештереп костюмнарын әзерләүчеләргә рәхмәт! Иренмичә сайтыбызга кереп фотоларны карагыз әле, ә видеоларны социаль челтәрләребездә күрә алырсыз.

Ә инде, Тукайның әкиятләрен попурри рәвешендә бергә җыеп, заманча ноталар өстәп һәр буынга кызыклы итеп сәхнәләштергән тамашаны уйнаган мәктәп укучыларына «афәрин!»нән башка сүз юк. Ул Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Сарык белән Кәҗәнең костюмнары гына да ни тора! Бөек шагыйрьнең туган көненә чын мәгънәсендә зур һәм җитди әзерлек булганы ярылып ята. Болардан тыш, Тукайның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Укытучылар, укучылар, оештыручылар зур хезмәт куйган бу чарага. Олы Ачасыр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалинаның: «Мәктәптә 19 гына бала укый, әмма монда 100 бала катнашкан кебек булды. Арада берничә төрле милләт вәкилләре бар, аларның да татар телендә чыгыш ясавы һәм үзара дуслыклары бик зур, матур күренеш», – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Әгәр дә бөек шагыйрь иҗатының безнең көннәрдә дә шулай яратылуын, шигырьләренең көйгә салынуын, әкиятләренең сәхнәләштерелүен үзе күрсә, шаккатыр иде, мөгаен. Һәм бик бәхетле булыр иде. Рәхмәт Олы Ачасыр балаларына, укучыларына  һәм алар белән эшләүче абый-апаларына – тамашачыларга искиткеч матур Тукай кичәсе бүләк иттеләр.

Ал кадыйм түшләреңә лә, гөл кадыйм түшләреңә,

Былбыл булып, гөлләргә кунып, керәсең төшләремә...

Бусы «Тукай безнең йөрәкләрдә» кичәсеннән телгә кереп калган һәм һич кенә дә китәргә теләмәгән икенче җыр. Аны шушы чараны әзерләүгә зур өлеш керткән «Ак калфак»лы Тәскирә апа Шәйхуллина Фатыйх Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигыре белән башкарып, бәйрәмнең түгәрәк өстәлләр артында дәвам иткән икенче өлешен ачып җибәрде. Авылның «Ак калфак» оешмасын җитәкләүче буларак, эшчәнлекләре турында да әйтеп узды:

– Безнең авыл бик дини. Без мәчеткә йөрибез. Мәдәният йортында агарту эшләре алып барабыз. Без авылның тоткалары – кайда нинди эш бар – без шунда. Унбиш еллар элек сигез кешедән «Зөбәрҗәт» ансамблен оештырдык. Гомерләре буе авыр эшләрдә хезмәт куйган бу кызлар барлык чараларның активистлары. Авылның иҗтимагый тормышының уртасында кайныйбыз. Без гел хәрәкәттә! – диде ул. – Инде, мөмкинлектән файдаланып, шушы бәйрәмне оештыруга өлешләрен керткән һәркемгә, ярдәм күрсәткән мәчетебезгә Аллаһның рәхмәтләре ирешсен иде дип телим.

Һәм «Ак калфак»лыларның шундый тырышлыкларын, бу оешманың районкүләм җитәкчесе Гөлинә ханым Саттарова лаеклы бүләкләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан оештырылган чарага да югары бәя бирде.

– Шушы яңартылган мәдәният йортында бүгенгедәй искиткеч матур чараларны алга таба да оештырып яшәргә насыйп булсын. Инде мәктәптә дә ремонт башланганын ишеткәч, бигрәк тә шатландым. Ачасырда балалар һәрвакыт күп булсын иде. Бүгенге иҗади-музыкаль кичәне мәктәп балалары һәм олы буын бергә оештыруы – искиткеч. «Дуслар җыелган җирдә» дип атап булыр иде аны, хәтта. Барлык иҗатны үз иткән якташларны җыйгансыз. Биредә иҗат чишмәсенең ташып торуы сизелә. Тукайны зурлап шундый бәйрәм оештыргансыз. Киләчәктә дә шушы матур бинада очрашулар язсын, – диде Гөлинә ханым. – Тәскирә апа белән без районда «Ак калфак» барлыкка килгәннән бирле – 12 ел кулга кул тотынышып эшлибез. Милләтебез алдында хезмәтен искә алып, телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда куйган хезмәте өчен, оешмабызның төбәк җитәкчесе Кадрия Идрисова имзасы астындагы Рәхмәт хатын тапшырабыз. Алга таба да бердәм булып эшлик.

Рәхмәт хатларына, шулай ук, «Зөбәрҗәт»леләр Әлфинур Гомәр кызы белән Рузалия Гаделҗан кызы һәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина лаек булды.

Әлбәттә, бәйрәм чарасында районыбызның татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зыятдинова һәм аның киңәшчесе Әлфия Мирхәйдәрова, районыбызда күптән түгел эшли башлаган «Гаилә фонды»н җитәкләүче Гөлчәчәк Исмәгыйлева да бар иде һәм алар һәрберсе матур сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерде.

Ә бәйрәм матур җырлар, биюләр, Ачасырда туып үскән шигырь иҗат итүчеләрнең чыгышлары белән дәвам итте. Госман Вәлиуллин, Мәдинә Әдиятуллина, Кәүсәрия Хисмәтуллина шигырьләрен укып сөендерде. Ә Зөлфирә Касыймованың «Яшәсен иде Ачасыр кушаматлары белән» дигән үзе язган шигырен укыганда һәркем кушаматлар арасында үзен танып утыргандыр, мөгаен. Истәлекле, хатирәле шигырь. Тәнзилә Миндубаева башта мөнәҗәт укып, күңелләргә әзрәк шом һәм җитдилек йөгертсә дә, аннан соң мәзәк шигыре белән күз яшьләре чыгарлык итеп көлдерде. Алсу Шәйхуллина «Граммофон» шигыре белән, шулай ук, елмаерга мәҗбүр итте. Авылның мулласы Равил хәзрәт: «Комсомолдан тотынган, мин гел авылым халкы белән булдым – профсоюз рәисе, авыл Советы, имам. Элек бергәләшеп колхозда эшләдек, хәзер бергәләшеп мәчеткә йөрибез, шөкер. Булдырганыбызны саклап, киләчәк буынга да калдырасы килә. Бүгенге кичәдә Тукай шигырьләре белән балачакка кайттык», – дип, шагыйрьнең «Маэмай» шигырен сөйләп бирде, догалар укыды һәм форсаттан файдаланып, мәчет тирәсен гөлбакча итеп тотучы Гөлназ Гафиятуллина белән Асия Бикмуллинага бүләкләр тапшырды. 

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Г.Кариев исемендәге яшьләр театры артисты – Олы Ачасырда туып-үскән талантлы егет Илфат Гыйбадуллинның авылдашларын яратып чарага кайтуы, җырлавы, үзе язган шигырен укуы бәйрәмгә ямь өстәде. Ә коллегаларын, шушы күркәм бинаның җитәкчесе Фәния Зыятдинованы хөрмәтләп килгән якын-тирә авылларның мәдәният йорты мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре: Олы Шырданнан Наҗия Хәсәнова (Тукайга багышлап язган шигырен сөйләде), Акъегеттән Рәшидә Борһанова һәм Күгештән Гөлнара Яруллина (бик матур итеп җырлап бирделәр), ихтыярсыздан үзләренә карата ихтирам уятты. Терәк һәм дус булып яшәүгә ни җитә!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Кызганыч, газета «безразмерный» түгел, артык җәелеп китәгә мөмкинлек юк. Ә язасы килеп калган нәрсәләр бар әле. Шулай да, укучыларыбызга Олы Ачасырда Тукайның туган көненә багышланган чара – андагы атмосфера, оештыручылар хезмәте һәм тырышлыгы, катнашучыларның осталыгы  турында җиткердем дип уйлыйм. Чынлап та, искиткеч эчтәлекле кичә булды. Көлдек тә, еладык та, аралаштык. Бу Тукай бәйрәме генә түгел, шундый җылы, җырлы, шигъри рухлы авыл бәйрәменә әверелде. Әйтәм бит, күңел әйтерсең әлегәчә шул кичәдә: ал кадыйм түшләреңә лә, гөл кадыйм…

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев