Яшел Үзән

Туган авылына күргәзмә белән кайтты

Матурлык булган җирдә, начар уйларга бирелергә, тәртипсезлеккә урын калмый дыр ул. Әллә шуны истә тотып, әллә инде үзе тәмамлаган, белем алган мәктәбенә бүләк ясыйсы килепме, бер атна буе авыл мәктәбендә рәссам Гүзәл Колчерина-Әдиятуллинаның беренче тапкыр шәхси күргәзмәсе узды.

Әлеге чараны оештыруда, укучысын илһамландырып, була диеп, канат куеп торучы остазы Роза Ягудинаның да өлеше зур. Мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар өчен дә искиткеч, сокланыр лык булды әлеге күргәзмә.

Гүзәл ханыма мондый сәләт әтисе Әнвәрдән күчкән. Ул рәсемне бик оста ясый торган була. Гүзәлнең әтисе Әнвәр, әнисе Фәридә тумышлары белән Бузай авылыннан. Норлатка килеп төпләнеп, тырышып гомер иттеләр, бүгенге көндә әнисе Яшел Үзәндә яши, әтисе вафат инде. Мәктәпне тәмамлагач та, Гүзәл укуын әлеге юнәлеш буенча дәвам итәр өчен, Пермь сәнгать көллиятенә укырга кереп карый, әмма, ул чакта аңа бәхет елмаймый һәм ул авылга кайтып, балалар йортына эшкә керә. Әле күпләр хәтерли булыр, ятимнәр йортының ябык коймаларына ясалган әкият геройлары, төрле матур чәчәкләр төшерелгән рәсемнәрне.

Белем алып, профессиональ рәссам булу теләге тынгы бирми яшь кызга, икенче елында Алабуга педагогия институтының нәфис-графика факультетына укырга кереп, аны уку йортының әлеге бүлеге Чаллы шәһәренә күчкәч тәмамлый.

Гүзәл 1990 елдан бирле Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният сараенда рәссам-бизәүче, 1993 елдан баш рәссам итеп билгеләнә, шундагы остаханәнең мөдире дә әле. Мәдәният сараеның диварларын урам яктан да, тамаша залларын да төрле бәйрәмнәр уңаеннан бизәүдә, матурлауда Гүзәлебезнең роле зур.

Авылдашыбыз очрашу вакытында укучыларга мас тер-класслар да уздыр ды. Ап-ак кәгазь бите санаулы минутлар эчендә төрле төскә кергән «көзге урман»га әйләнде дә куйды. Без өлкәнрәкләр генә түгел, укучылар да күз алдында туган матурлыкка сокланудан телсез калдык. Гүзәлнең картиналарын китап шикелле укып була. менә «Ай кызы» картинасы. Ай яктысында көянтә-чиләген аскан сылу кыз суга килгән, айдан төшкән яктылыктан, алтынсу төстәге милли бизәкләр белән сукмак салынган. Икенче картинасы Гүзәлнең тормыш юлын күрсәтә сыман, ул лалә чәчәгенең берсенә – туган йорты, икенчесенә – яшәгән, иҗаты чәчәк аткан Чаллы каласы, иң очына тарихи башкалабыз Татарстаныбызның кирмәне ясалган. Иң ошаганы авыл өенең тәрәзәсе булгандыр: ак ситсадан чигелеп ясалган пәрдәләр, яран гөле, йортның җылысын, тынычлыгын чагылдыручы тәрәз төбендә ятучы песи...

Рәссам булу өчен талант кына түгел, ә сабыр, тыныч холыклы булу да кирәктер ул. Әлеге асыл сыйфатлар Гүзәлгә бик тә туры килә, елмаеп, артык сүз сөйләми, игътибар белән тыңлый, аңлата. Әлеге күргәзмә өчен генә дә утыз җиде картина язган ул. Аның берсен төгәлләргә дә ике көн кирәк, ди үзе. 2018 елдан бирле аеруча актив иҗат итә башлый, күбрәк табигать күренеш ләре, чәчәкләрдән торган композицияләр ясый. Үз өстендә дә эшли: беле м ен күтәрә, өйрәнә. Бүгенге көндә үзе ябыша торган җилемле элпәдән абстракт рәсемнәр ясый.

Без – авылдашлары Гү зәлнең уңышларына чын күңелдән шатланабыз, әле моңа кадәр Норлатта белемле рәссам булмагандыр?! Ирешкән дәрәҗәләре бик күп аның, барысын да санап бетереп булмас, дөнья һәм Рәсәй күләмендәге бәйгеләр, шәһәр башлыгы тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре... Былтыр исә рес публикабызның Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары» өчен дигән мактау билгесе белән бүләкләнә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, сәләтле авылдашыбыз Рәсәйнең рәссамнәр берлеге әгъзасына кандидат булып тора. Хатын-кыз өчен, нинди генә уңышка ирешсә дә, беренче урында гаиләсе кала, шөкер, ул яктан Гүзәл Әнвәр кызының тылы нык, тормыш иптәше Сергей, кызы һәм ике оныгы дәү әниләре өчен илһам чыганагы, иң кадерлеләре!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: