Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Түбән Урысбагада «Һәрвакыт булсын кояш!» дигән балалар бәйрәме гөрләп узды

Төрле авыллардан килгән 75ләп бала рәхәтләнеп уйнады, көч сынаш­ты, ярышты, күңел ачты.

 Шөкер, районыбызда яшь буын арасында диндарлар да шактый. Алар биредә Коръән уку, азан әйтү осталыкларын да күрсәтте. Һәммәсенә афәрин! Азан әйтүчеләр барысы да бүләкләнде. Ә Коръән уку буенча Мамадыш-Әкилдән 7 яшьлек Зәйнәп Сәлахиевага тиңнәр булмады, – дип бәйрәм мизгелләре белән уртаклашты Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. –
Балаларга шундый бәйрәм оештыруга матди ярдәм иткән Равил Гариповка, депутатыбыз Илнар Җиһаншинга һәм үзләреннән өлеш керткән калган булышучыларга зур рәхмәт. Сабыйларның, яшьләрнең генә түгел, килгән олыларның да бик күңелләре булды, шулай ук, рәхмәтләр яудырдылар.


Татар яшьләре җыелган җирдә ничек инде бил алышмасыннар?! Милли көрәш, әлбәттә, булды! Анда батыр булып Сәид Хәйруллин калды һәм аңа тәкә белән акчалата бүләк тапшырылды.

Балалар нинди генә уеннарда катнашмады: гер да күтәрде, күзләрен бәйләп кайчы белән бүләк тә кисеп алды, капчык киеп чабышты, мәйданны пыр китереп әтәч куды, чүлмәк ватты... Мондый уен-көлке, бүләкләргә мул бәйрәмдә килгән һәркемне туңдырма белән дә сыйладылар әле!

Әйе, һәрвакыт булсын кояш! Аяз күк йөзен бервакытта да кара болытлар капламасын, һәркемнең балачагы бәхетле, әти-әниле, шатлыклы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев