Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Түбән Урысбага җирлеге башлыгы әллә вазифаларын калдырып, көтүчелеккә киткәнме

Җитәкче көтүчеме, әллә көтүче җитәкчеме?

Хәйдәр Сибгатуллинның социаль челтәрләрдә урнаштырган, табигатьтә һәм сыерлар арасында чыбыркы тотып төшкән фотоларын күреп, күпләрдә шаяртып кына булса да шундый уйлар тугандыр.

Әйе, әлеге фотолар махсус, матур һәм кызыклы кадрлар булсын әле дигән уй белән кыланып ясалмаган, ә чынлыкта да көтү көткәндә истәлеккә калсын дип төшерелгән. Көтүчесенә шәхси эшләрен башкару өчен ял биреп, аны үзе алыштырып торган җитәкчене күргәнегез булмаса, менә күрегез! Сүз уңаеннан шуны да хәтердә яңартып үтәсе килә: районыбызда Бәчек авылы сыерлары гына чын көтүче карамагында бугай, ялгышмасам. Хәйдәр без журналистларны да үзе белән табигатькә чыгарга чакырган иде ул көнне, рәхмәт төшкере, әмма, бик-бик кызыксак та, бара алмадык – эш тә бар бит әле. Искиткеч фотоларына карап кына, сокланып, ямансулап утырдык.

– Беләсез бит инде, көтүчене хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган замана. Әйе, ул хезмәт беренче карашка гына бик җиңел кебек, ә чынлыкта җаваплы да, авыр да, көне буе аяк өстендә. Шуңа да авылыбызда Рузалия һәм Рәмис Шакировлар иң хөрмәтле кешеләр. Менә үзен ярты гына көн алыштырып торырлык та кеше табып булмый. Мондый бик кирәк очракларда Ярхәм абый чыга торган иде, бу юлы ул да авырыбрак торгач, чыбыркыны үз кулыма алырга булдым, – дип уртаклашты Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин. Искиткеч матур көз көнендә рәхәтләнеп табигатькә чыгарга вакыт каян табасың әле? Күптән хыяллана идем шулай кыр үләннәреннән чәйләр кайнатып эчәргә, тирә-юньнәрне карап кайтырга, менә җае чыкты. Капкаларга ризыгымны төйнәдем дә чыгып киттем. Көтү көтмәгән кешеләр түгел бит инде без! Дөресен генә әйткәндә, бөтен күңелем белән ял итеп кайттым, ярты көн генә булса да җитәкчелек мәшәкатьләреннән арынып тордым. Минем өчен үзенә күрә бер релакс булды бу. Проблемалардан башыгызны ял иттерәсегез килсә, табигатькә чыгыгыз. Сез генә кайта алмадыгыз, тагын да күңеллерәк булыр, бераз безнең як табигатен күреп, «Ак яр асты» чишмәсенең шифалы саф суларын авыз итәр идегез.

Рәхмәт чакыруына! Чын­лап, кызыктык кайтырга. Теге юлы Бакырчыда радио дикторлары көтү көтеп, тамаша ясаган иде бит әле, без кайтсак, алар кебек шоу ясап тормый гына, шыпырт кына Рәмисне алыштырган булыр идек, анысы. Булмады, әмма күңелдә калды. Берәр җае чыгар әле.
Ул көнне Бәчек сыерлары сөтне дә күбрәк биргәндер, мөгаен. Шулай булмый ни, җирлек башлыгы үзе көтсен әле!


Тагын шуны да әйтәсе килә, Яшел Үзәннең бердәнбер көтүчеләрен район башлыклары да игътибардан калдырмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев