Яшел Үзән

Үтте-китте бу яллар, әмма вакыйгаларга бай алар!

Шул хәтле зарыгып көтеп алабыз кышкы каникулларны!

Ниһаять, озак итеп ял итәбез, аны эшлибез – моны эшлибез, анда барабыз – монда барабыз дип, мең төрле планнар корабыз һәм ун көннең ничек итеп узып киткәнен дә сизми калганбыз, шулай бит? Инде яңа туган елның беренче ае уртасына җитеп ята!

Шулай да, ял вакытында истә уелып калырлык күңелле вакыйгалар, хис-кичерешләр күп булгандыр, дип ышанасы килә. Барлык, диярлек, авыл җирлекләрендә бик матур чаралар узды, әлегә кадәр районыбызда ишетелмәгән ярышлар оештырылды. Шундыйлардан иң беренче итеп Түбән Урысбагада булган кышкы балык тоту бәйгесен атап үтәсе килә.

Ул әлеге шөгыльгә мөкиббән якташларның күңеленә бик тә хуш килде. Һәм, әлбәттә инде, соңгы елларда Урысбагадагы һәр чара кебек киң колачлы, Яңа ел рухы белән тулы бер бәйрәм итеп оештырылган иде. Тамаша карарга килүчеләрне һәм катнашучыларны Кыш Бабай белән Кар Кызы каршы алды.

– Бәйге, чынлап та, сабантуй кебек күңелле бер бәйрәмгә әверелде, – дип сөйли Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – аңа әзерләнгәндә шундый популярлык алырбыз дип уйламаган идек. теләгебез ял араларында халыкка бер кызык ясап, күңелләрен күрү иде. Беренче тапкыр өченче ел уздырганда барысына да бик ошады, кызганыч, узган ел боз катмау аркасында балык тоту бәйгесе булмый калды. Быел, хәтта, Яшел Үзәннән балыкчы өч ханым да кайтты. Егермеләп катнашучы иде, ә тамаша кылучылар рәхәтләнеп күңел ачты: җырлады, биеде, теләгән кеше бизәлгән атлы чанада утырып йөрде, кайнап торган самовардан тәмләп чәй эчте. Мондый балык тоту ярышын үз эченә алган бәйрәмне җәй көне дә уздырырга һәм гомумән, тагын да колачлырак итеп, традициягә кертергә тәкъдим итүчеләр бик күп. Бу, мөгаен, шулай булыр да!

Анда җирлек халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килеп катнашырга теләк белдергәннәр. Иң беренче балыкны, мәсәлән, Кече Шырданнан Дамир Әдиятуллин тоткан, ә иң зурысын – Мулла Иле егете Фәнис Шәкүров тартып чыгарган. Бәйге, әлбәттә инде, җиңүчеләрне бүләкләү һәм яңа тотылган уңыштан тел йотарлык уха белән сыйланып йомгакланган.

Шундый кызыклы һәм күңелле кичәләр, чаралар оештырырга оста бакырчылылар бар бит әле безнең. Аларда каникул дәвамында көн саен, диярлек, ни дә булса узды. Әле чыршы янында бәйрәм, әле 80нче еллар дискәтүге, әле чана шуу, әле ламбадалы-җырлы-биюле әйлән-бәйлән һәм башкалар. Гыйнвар аенда туган авылдашларын да чыршы янында, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән котладылар. Ә иң кызыгы – Бакырчыда узган «Тупны себер» ягъни «Метлобол» уены. Монда авылның яшь кызларына каршы ханымнар, ир-егетләргә каршы – яшүсмерләр командалары себерке белән туп куып көч сынашты. Андагы эмоцияләр, күңеллелекне язып кына укучыга җиткерә торган түгел. Әгәр дә уенны күз алдына китерсәгез, һичшиксез, үз алдыгызга елмаеп куярсыз. «Тупны себер» – соңгы араларда чит илләр генә түгел, татарстанлылар да яратып өлгергән спорт уены. Әййй, ничек әзерләндек без моңа! Үзебез генә беләбез! Зарыгып көттек бу көнне», – ди Миләүшә Сәлахиева.

– Без карт әбиләрне дә җилкетеп, урыннан кузгатты бу яшьләр! Безнең дә бик чабасы килә, тик картлык чабудан тота, – дип сөйли иң өлкән тамашачы Хәлимә апа Исмәгыйлева елмаеп, – бик зур матур бәйрәм ясаганнар, оештыручыларга да, командаларга да рәхмәт бик зур!

Олы Ачасырлылар да кимен куймады чана шуу буенча. Шуып кына калмадылар, чана конкурсы да оештырдылар. Шуучылар арасында иң үзенчәлекле чана Әнвәр Кадыйровта иде (рәсемдә). Андыйлар, бәлки, кемнеңдер сараеның ерак почмагында сакланадыр да, ә күпләр инде, аяк астында аунап ятмасын әле, диеп, мичкә ташлагандыр. Менә бу бәйгедән соң кайсыларыгыз, миндә дә булырга тиеш ул чана, дип, кайтып эзләп карады? Тапкансыз икән, киләсе елга әзерләп куегыз.
– Әнвәр абыйда әби-бабайларыбыз шуган замандагы кебек чана һәм аңа шундый ядкәрне саклаган өчен тыйнак кына бүләк тә тапшырдык. Җирлегебезнең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Тәскирә ханым Шәйхуллинага һәм Кадыйровлар гаиләсенә чараны оештыру башында торганнары өчен авылдашлар исеменнән рәхмәт җиткерәбез, – ди җирлек башлыгы Марат Гатиятуллин. – Бу очрашу чын бәйрәмгә әверелде, кайнар коймак, үләнле тәмле чәй белән сыйланып, гармунга кушылып җырлап-биеп, күңел булганчы тау шуып, рәхәтләнеп ял иттек. Балаларны татлы бүләкләре белән сөендергән Кыш Бабай тагын да ямь өстәде.

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә дә Яңа ел каникуллары күңелле тәмамланды. Авылның мәдәният йорты янында балалар өчен саф һавада уеннар үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп себеркеле хоккей уйнап, көч сынашты, аралашты һәм яңа уку чиреге алдыннан уңай хис-кичерешләр туплады.
– Олы Күлбаш авылы халкы да читтә калмады. Мәдәният йорты янында алар өчен гаилә уеннары оештырылды. Теләүчеләр тауда шуды, казанда пешерелгән уха һәм өй токмачы белән сыйланды, самовардан татлы чәй эчте, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев.

Карашәм авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре, башка төрле күңел ачулардан тыш, балалар арасында Кар Бабайлар бәйгесе оештырган. «Бик җанлы, кызыклы чара булды. Балалар рәхәтләнеп катнашты, барлык күңелләрен биреп кардан шарлар тәгәрәттеләр, фантазияләрен эшкә җигеп, һәркем үзенчә Кар

Бабай ясады, бүләкләргә ихлас шатланды», – ди Рус Әҗәле җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.
Һәрбер авылда бәйрәм чаралары, күңел ачулар оештырылуы шиксез. Бер газета битенә барысын да сыйдырып булмый шул. Әле ярый хәзер социаль челтәрләр бар, анда һәрбер җирлекнең тормышы яктыртыла. Афәрин, ра йондашлар! Җимерттереп эшлисез дә, рәхәтләнеп ял да итәсез! Каникуллардан алган уңай кичерешләрегез ел буена яхшы кәеф өстәсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: