Яшел Үзән

«Төшемә мәктәп, балалар, укытучылар керә»

Мулла Илендә туып үскән, шунда гомер иткән, хезмәт куйган Роза һәм Габделкәбир Чупаковларның пар канат булып кавышып, гаилә корганнарына 50 ел!

50 ел – ярты гасыр бик зур вакыт. Тормыш иткәндә бер-береңә карата сабыр, аңлаучан һәм кичерүчән булганда гына мондый матур датаны уртак гомер бәйрәме итеп билгеләргә мөмкиндер. Бүгенге язмабыз геройларын гаилә бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлап, алдагы көннәрендә сәламәтлек һәм тигезлектә, бәхетле булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, тирән картлыкка җитүләрен телибез.

Роза ханымның ачык һәм ягымлы йөзеннән, сөйләшүеннән үк шундый сабырлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора. Ул Мулла Иле мәктәбендә 20 ел балаларга башлангыч гыйлем һәм тәрбия орлыкларын салган. Аның һәр баланың иң яраткан укытучысы булуына иманым камил. Чөнки Роза апа кебек кыяфәте белән генә түгел, эчке дөньясы белән дә гүзәл кешене яратмау мөмкин түгел.

Аның язмышы катлаулы. 10 айлык чагыннан ук тормышның кырыс сынауларына дучар ителеп, әти-әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үскән кызга сабыр лык һәм зирәклекне Ходай үзе биргәндер.

– Әбием бик гыйлемле, укымышлы карчык иде, – дип искә ала Роза ханым. – Ул мине әтиле һәм әниле балалардан ким итмәскә хәленнән килгәннең барысын эшләде. Ул вакытта пенсия юк, мине киендерергә дә акча кирәк. Коръән тутыра, мәетләр юа иде. Бу эшләре өчен сәдака һәм тукымалар бирәләр, ул шулардан үзенә дә, миңа да күлмәкләр текте. Ильич утын авылларга узган гасырның 60нчы елларында гына керттеләр бит әле, әбиемнең яктырак булсын дип, Коръән тутырганда өстәл өстенә менеп укуы хәтердә.

Роза ханым үзе дә белемгә омтыла, мәктәптә яхшы укый, ә язуы – аерым тема – аның кебек матур «почерк»лы кешеләр сирәк. Бу, бәлки аның рәсем ясау га зур сәләтеннән дә киләдер. Эшкә дә иртә тотына ул, 10нчы сыйныф өчен имтиханнар бирә-бирә балалар бакчасында эшли дә башлый. Шуннан укытучы булып киткәндер, дип уйлап куйсагыз, ялгышасыз. Аңарчы әле мәктәп бетергән кызның башта Норлат идарәсендә, аннары Мулла Иле «Искра» колхозы булып аерылып чыккач, андагы идарәдә сәркатиб, соңрак авыл клубы мөдире булып эшлисе бар. Аны, япь-яшь булуына карамастан, энҗе кебек төзелеп торган язуы белән барлык документацияне бик грамоталы тутырганга, хисап эшен дә башкара белгәнгә бәялиләр. Әмма, яшьлек тә бар бит әле, ял да итәсе килә, ә колхоз идарәсендә инде, үзегез беләсез, эш көтү куу белән бер вакытта башлана. Клубка мөдир кирәк булганын ишетеп, Роза ханым шунда күчә. Башта искесендә, аннары яңасында эшли. «1973 елда, яңасын ачканда 100 метр плюш тукыма алып кайттылар, бөтен сәхнәсенә, тәрәзәләренә чаршауларны өемдә үзем тегеп, үзем киендердем. Яшьләр күп, бервакыт яңа бильярд кайтты, яшьләрне клубтан чыгарып булмый, өйгә төн уртасында гына кайта идем. Иртән торып бит әле ике сыерны савасы, көтү куасы да бар», – дип искә төшерә әңгәмәдәшем. Бу вакытта ул инде кияүдә була.

Роза ханымның ире Габделкәбир абый да Мулла Иле егете. Аның күзе, бер кашык сусыз да йотып булырлык, идарәдә сәркатиб булып эшләгән чибәр яшь кызга армиядән отпускка кайткач төшә. Хезмәт итеп бетергәнче ике арада хатлар йөри. Аннан кайткач, егет җиңел машинада колхоз рәисен йөртә башлый, идарәдә эшләүче Розаны отчет һәм башка контора эшләре белән кирәк җирләргә дә алып бара. Кыз клубка күчкәч, яңа эше буенча Казанда бер еллык курсларда укый һәм анан кайткач та, 1971 елның 15 октяб рендә алар кавыша.

Ул заманнарда Роза апаның кулыннан никадәр лозунг, алтакталар, агиткалар, хисап экраннары һ.б., һ.б. узды икән? «Художник-оформитель»гә бөтен җирдә эш табыла. Клубта төрле кичәләр, мәдәни-агарту чаралары, кырларга чыгып концертлар оештыру...
1986 елда Мулла Илендә яңа мәктәп төзелә. Роза ханым андагы һәр кабинетны, анда укытылачак фән юнәлешенә туры китереп оформлять итә, буйый, тактага күрсәтмә әсбаплар, мәктәп стеналарына идәннән түшәмгә кадәр майлы буяу белән рәсемнәр ясый. Анда 3 ел «продленка»да эшли, аннары педучилище тәмамлап, башлангыч сыйныфларны укыта башлый.

– Безнең мәктәптә аңарчы районның бер мәктәбендә дә булмаган эксперименталь методика буенча укыту булды. Балаларга дәресләрне уен формасында, әкият геройлары белән аралашу аша бирә идек. Аларны өйдә балаларым белән бергәләшеп ясадык. Никадәр республика, район күләмендә семинарлар, ачык дәресләр күрсәтергә туры килде, – дип сөйли Роза ханым. – Коллективыбыз искиткеч иде. Эшемне шул кадәр яратып эшләдем! Төшемә хәзер дә мәктәп, балалар, укытучылар керә.

Кәбир абый гомере буе руль артында, төрле машиналарда эшли. Лаеклы ялга чыккач та, техниканы бик яхшы белгәнлектән, машиналар төзекләндерү белән шөгыльләнә. Якын-тирәдә аны «первоклассный шофер» буларак беләләр.

Роза апа белән Кәбир абый өч бала – бик акыллы һәм инсафлы ике кыз һәм бер егет тәрбияләп үстергән. Бер бөртек кыз-онык ларының яраткан дәү әнисе белән дәү әтисе. Балаларының кадер-хөрмәтендә яшиләр. Роза апа бүген дә авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Инде 50 ел кайгысын да, шатлыгын да уртак иңнәрдә күтәреп яшәгән бу күркәм һәм хөрмәтле гаиләгә гөмер көзләрендә күңел тынычлыгы белән, авырмыйча, бер-беренә олы терәк булып озак яшәүләрен телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: