Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тәрбиягә бала алган гаиләләргә бүләк

Яшел Үзән сөт комбинаты Халыкара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда тәрбия гә бала алган 38 гаиләгә гомуми авырлыгы 315 кг булган 57 ашамлык җыелмасы тапшырды.

Бүгенге көндә районыбызда тәрбиягә бала алган 38 гаилә яши, шуларның 18е — күп балалы. Тәрбиягә алынган балаларның гомуми саны – 96. Һәр гаилә комбинаттан бүләк итеп, сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм «Обнимама» балалар продукциясен үз эченә алган ашамлыклар җыелмасы алды.

Яшел Үзән районының иң зур тәрбиягә бала алган гаиләсе – Наил Рәшит улы һәм Рәисә Рәшит кызы Латыйповлар-Минуллиннар. Аларның гаиләсендә 15 бала, шуларның 13е — тәрбия гә алган балалар. Иң кечкенәсенә 6 яшь.

– Яшел Үзән районының барлык тәрбиягә бала алган гаиләләре исеменнән комбинатка бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез! Хис-тойгыларыбызны, шулай ук балаларның мондый игътибардан булган шатлыгын һәм соклануын җиткерү өчен сүз юк! – дип рәхмәтен белдерде Рәисә Рәшит кызы.

Комбинат икенче ел Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Бу вакыт эчендә «ЗМК» АҖ продукциясен Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, «Ярдәм» фонды карамагындагы балалар, Яшел Үзән бала ту дыру йорты һәм хатын-кыз консультация лә ре хезмәткәрләре, Казан балалар госпиталенең, респуб лика клиника хастаханәсе һәм Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең хезмәткәрләре, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, балалар клиника хастаханәсенең онкогематология бү ле ге һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписының пациентлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев