Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Традицияләрне саклаучы гаилә дәрәҗәле җиңү яулады

Агымдагы елда инде алтынчы тапкыр уздырылган «Ел гаиләсе» Гомумроссия конкурсына йомгак ясалды.

Ел саен төбәк һәм муниципаль этапларда өч меңгә якын гаилә катнаша, ә федераль дәрәҗәдә алты ел дәвамында ике меңгә якын социаль актив гаилә катнашты. 2021 елда бу бәйгедә РФнең 85 субъектыннан 85 гаилә ярышты. Алар арасында, төбәк конкурсында биш номинациянең «Гаилә – традицияләрне саклаучы»да җиңүче булган норлатлылар – күп балалы Миңнуллина-Латыйповлар да бар иде.
Һәм инде менә аларны тагын бер – РФ дәрәҗәсендәге җиңүләре белән котлыйбыз!
Көзен җиңүче гаиләләр Россия Федерациясе субъ ект ларында узачак чараларда хөрмәтләнәчәк һәм гомумроссия тантанасында тәкъдим ителәчәк.
«Ел гаиләсе» бәйгесе Го мумроссия гаиләләр хәрәкәте мәйданына әверелде. Алты ел дәвамында төбәкләрдә, районнарда тәрбиягә бала алган, күп балалы гаиләләрнең оешмалары барлыкка килде.
 

– Без үзебезнең тормыш тәҗрибәсен, ата-ана булуның җаваплы эш икәнен, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә әгъзаларының сәләтләрен һәм мәшгульлекләрен генә үстерү өстендә эшләп калмыйча, җирлектәге гражданлык инициативаларын һәм проект ларны яклыйбыз, иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм советларда да актив катнашабыз, – ди Рәисә ханым.

 

Рәисә ханым Миңнуллина Яшел Үзән районының гаиләләр советын җитәкли. Аларга алга таба да шундый дус, бердәм һәм үрнәк гаилә булып яшәүләрен, тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев