Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тормышны яратып яшибез

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дәвам итә.

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә, аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә.

Районыбызның Норлат авылы «Ак калфак» та тар хатын-кызлары иҗ тимагый оешмасы әгъ залары 16 июльдә Ка ма Тамагына сәяхәт ясады.

Кама Тамагы – татар халкының бик күп танылган шәхесләре туган җир. Шуларның берсе – драматург, прозаик, сәясәтче Туфан Миңнуллин. Аның сәхнә әсәрләре күп кешегә якын. Безнең дә әлеге район белән танышуыбыз Туфан Миннуллинның музееннан башланды. Экскурсовод язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде, без Туфан аганың фотоларына, шәхси әйберләренә карап, үзен күз алдына китердек. Музей Туфан Миңнуллин исән чакта нарат бүрәнәләрдән салдырган бер катлы мансардалы йортта урнашкан. Язучы бирегә кайтып иҗат итәргә, дуслары белән ял итәргә хыялланган.

Музей-йортта язучы ның рухы, тынгысыз күңеле чагылыш тапкан.

Икенче экскурсия Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда узды. Яңа бинада урнашкан, бай тарихи материал туплаган бик матур музей. Биш тематик залда район тормышы, аның халкы, табигате турында экспонатлар урнаштырылган. Барысы да кызык лы, һәммәсе дә кирәкле.

Музейлар белән танышканнан соң группабыз Туфан Миңнуллин паркына һәм мәчеткә юл тотты. Паркта куелган бюст – замандашларының танылган якташларына булган олы хөрмәте, мәхәббәте билгесе.

Кама Тамагына килеп, Лобач тавын, Идел белән Кама тоташкан урыннарны күрмичә кайтып буламы инде?! Анда да бардык, искиткеч матурлыкка сокландык, фотога төштек, зур, көчле суга карап теләкләр теләдек, шул гүзәллекләрне, безне тудырган Ходайга рәхмәт укыдык.

«Акчарлак» кафесында безне бик тәмле ризыклар белән сыйлап та җибәрделәр. Авылдашыбыз Резедә ханым Әсхәдуллина безгә бу кызыклы экскурсияне оештырырга булышты, якташларын күрүгә бик шат булды.

Җанга рәхәт алып, матур хисләр белән туган ягыбызга әйләнеп кайттык. Әле күршедәге Апас, Кайбыч районнарын да күреп кайтасыбыз бар.
Барыбыз да исән- сау булыйк, тормышны яратып яшик!

Роза Ягудина. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев