Яшел Үзән

Үткәне дә, киләчәге дә матур

Бүгенге язмам авылыбызның күренекле, мактаулы исемнәргә лаеклы мөхтәрәм кешеләрен биргән, Күгәйнең исемен еракларга тараткан, хөрмәтле авылдашларны бергә туплаган – Тынычлык урамы турында.

Күптән язарга уемда булса да, никтер бу урамдагы авылдашларның тырыш хезмәтләре белән ихтирам һәм хөрмәт яулаган кешеләр булуларын ачып бирерлек сүзләр таба алмамдыр төсле иде. Шулай да, язмый булдыра алмадым. Тынычлык урамы Кәримулла абый улы, асыл шәхес – РСФСРның атказанган сәнгатъ эшлеклесе,Тукай бүләге лауреаты Гали ага Хөсәеновны татар театр сәнгатенә бүләк итсә, озак еллар, район үзәге булган Норлатта судья булып эшләгән Кәбир Кәримов авылыбызда 1942 елларда авыл советы рәисе, 13 яшеннән беренче комсомол сәркатибе булган Асия Арсланова, 1954 елларда авыл советы рәисе Кәбир Зарипов белән гомер буе балалар бакчасы мөдире вазифасын алып барган Шакирә Зарипова, партоешма сәркатибе Хәбип Лотфуллин белән авылыбыздагы бердәнбер кибеттә сатучы Мәгъфирүз Лотфуллина, 21 ел «Ильич» күмәк хуҗалык рәисе булып, Күгәйне алдынгы, үрнәк авыллар исемлегенә кертүгә күп көч куйган, лаеклы ялга чыккач, авылыбыз уртасында мәчет төзетеп, имам-хатиб вазифасын башкарган Галим Гайнуллин белән бөтен гомерен Күгәй балалар бакчасын җитәкләп, балалар тәрбияләүгә багышлаган Мәгъва Гайнуллина кебекләр белән дә данлык лы ул. Күп балалы гаиләнең терәге, бернинди эштән дә курыкмый торган Госман Миңгалиев белән авырлыкка зарланмыйча, матур итеп яши белгән, күңеле гел изгелектә булган Нурҗиһан апа, авылыбыздагы машина-трактор паркының алыштыргысыз «хуҗасы» Әкрәм Гыйләҗев белән китапханәче Суфия апа, Күгәйдә электрик булып эшләгән Камил Гайнуллин белән фермадан кайтып керми, югары уңышлары өчен «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнгән Флюра апа, комбайнчы Нәби Хәлиуллин белән гомер буе мәктәптә җыештыручы булган Зифа апа Бикчәнтәева, озак еллар колхозда шофер булып эшләгән Рәшит Габделхәев белән бар эшкә дә өлгер, биш бала тәрбияләп, кеше иткән хатыны Фирая апа, һәрвакыт «беренче сугышчан әзерлектә» булып, зур осталык таләп иткән, янгын сүндерүче, юмор остасы Әхмәтгәрәй Тимершин белән тормыш чәчкәсе – сабыр, түземлекнең үрнәге булган Илһамия апа, әле авылга газ кергәнче, бөтен биналарны ягып җылытучы Галим Җиһаншин белән җыештыручы булып эшләгән Шәмсенур апа, Фәрәвез апа – бу урамның гына түгел, авылыбызда, районыбызда, хәтта республикада мөхтәрәм, хөрмәтле кешеләр! Боларның һәммәсе дә, үзләреннән соң Күгәй тарихында якты эз калдырган авылдашлар! Бүген искә алуларыбыз дога булып барсын, әмин.

Хәзерге вакытта бу урамда гөрләтеп яшәүче: уңган Гайнуллинар, тырыш Хәйруллиннар, ару-талуны белми, күпләргә үрнәк Лотфуллиннар, авылыбызның иң күндәм активисткасы – Дания Кәримова, Фәнзия һәм Таһир Хәйретдиновлар, үз хуҗалыгын тәртиптә тотып яшәү че классташым Марсель Тимершин, эш сөйгән Җиһаншиннар, Нурислам Галиев, Шәмсемаял Даянова, Габдул Хәлиуллиннар. Сезгә Аллаһы Тәгалә гомернең хәерлесен биреп, көтелмәгән куанычлар насыйп итсен.Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Бу урамның үткәне башкалар көнләшерлек матур, киләчәге сезнең кулларда тагын да гүзәлрәк булыр дигән теләктә калам!

Киләчәктә дә шулай бер-берегезгә терәк һәм кирәк, бергә-бердәм, иң мөһиме – сау-сәламәт булып, озын гомер йомгакларын сүтәргә язсын.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: