Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тиздән Зур Өтәктә мәчет ачыла

Узган ел Зур Өтәк авылында халык акчасына мәчет салына башлаган иде.

Биредә инде 22 ел азан яңгырамаган. Битараф булмаган якташлар сөйләшеп, иман йорты төзергә кирәк дигән уртак фикергә килеп, 2020 елда акча җыя башлыйлар. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән изге ният кә алыналар, кечкенә авылда зур эш башкарыла – мәчет төзелә.

– Мәчетебез менә шушы иганәче ярдәме белән төзелде дип әйтә алмыйбыз. Бу безнең – авыл халкының, якташларыбызның уртак көче белән башкарылган эш. Шөкер, авылыбызда Рамазан аен беренче азан әйтеп башладык. Хәзер көн дә биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый, тәравих намазлары укыла. Иман йортының эчке эшләре тулысынча бетте. Су кергән, идәннәр җылытыла, тәһарәт алу урыны бар. Хәзер тирә-юнен төзек ләндерәсе, койма тотасы, чәчәкләр утыртасы бар. Менә шушы эшләрне ахырынача башкарып чыккач, май азагында Зур Өтәк авылы мәчетен рәсми төстә ачарбыз дип өметләнәбез. Халык битараф түгел, шунысы сөендерә. Әле менә бу көннәрдә генә фитра сәдакасы 50 мең сум җыелды. Һәм без халыктан килеп ирешкән акчаны тиененә кадәр мәчет төзелешен тәмамлау өчен тотачакбыз, – дип сөйли Зур Өтәк авылында яшәүче Гөлфания Фәттахова.
Изге рамазан ае тәмамланганда, ураза гаете алдыннан сез дә Зур Өтәк авылы мәчете төзелешенә үз өлешегезне кертә аласыз, фитра сәдакасын да изге эшкә бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйткән: «Кем Аллаһ ризалыгына бу дөньяда мәчет төзегән, шуның өчен Аллаһ җәннәттә өй төзер».

Матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Гөлфания Фәттахова исеменә күчерә ала, шушы номер Сбербанк картасына бәйләнгән 89046605591.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем Туган авылым.