Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Телләр төрле булса да, теләкләр бер

Республикабыздагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Норлат китапханәсендә бик матур чара узды, ул авылыбызда яшәүче төрле милләт ханымнары арасындагы «Телләр төрле - теләкләр бер», дип аталган бәйге иде.

Элек район үзәге булган авылда, билгеле инде, эшкә җибәрелеп төрле милләт вәкилләре килеп төпләнгән булган. Шунлыктан татарлар белән бергә аралашып, рус, мари, мордва, чувашлар да дуслашып, хәтта, туганлашып та беткән, диярлек. Соңгы елларда авылыбызда үзбәк, таҗик, әрмән гаиләләре дә яши башлады.

Барлык милләт халыкларына да үз теле, гореф-гадәте, йолалары, ризыклары якын. Бәйгенең максаты да, бергә аралашу, милли ашларын тәкъдим итү, фольклорын ишетү һәм үзләре белән якыннан танышу иде.

Катнашучы ханымнар барысы да үз һөнәрләре буенча уңышлар казанып, халыкка тырышып хезмәт иткән, хөрмәт казанган, хәзер инде лаеклы ялга чыккан күркәм затлар. Милли күлмәге, калфагы белән үк мин татармын, дип торучы Флера Мусина һөнәре буенча тәрбияче. Мәктәпне тәмамлауга балалар йортында эшли башлый, читтән торып педагогия көллиятен тәмамлаган. Тормышка чыгып, гаилә коргач, үзе әйтмешли, бәхет эзләп Кемерово өлкәсендәге шәһәргә барып урнашалар. Анда да Флера ханым балалар тәрбияли, үзләре дә ике ул үстерә.

– Сагынмаган бер көнем дә юк иде, – дип сөйли ул. – Бигрәк тә рәхәтләнеп үз телемдә сөйләшерлек кеше булмау, кайтасы килүне көчәйтеп торды. Авылга яңадан әйләнеп кайткач, иркен сулап җибәрдем, туганнарым, күршеләрем, дусларым белән үз телеңдә аралашуга җитәме соң?

(Язманы тулысынча газетабызныж 23нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X