Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Теләк бер – тынычлык булсын

1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде

Авыл җирендә хуҗаларның уңганлыгы һәм тырышлыгы кайдан күренә дисезме? Әлбәттә инде капка төбеннән үк.

Югары Урысбага авылында яшәүче Сафиуллиннар хуҗалыгы янына килеп туктадык та, бер-берсенә охшаган игезәк йортларны күреп, гаҗәпкә калдык. Һәр җирдә чисталык, зәвык белән утыртылган чәчәкләр, бакчалары, тирә-юнь турында әйтмим дә. Әнә, хуҗабикә үзе дә йөгереп чыкты. Газетадан килүебезне белгәч, каушап та калгандыр, сүз дә юк. Сиздермәде, кунакчыллык күрсәтеп, өйгә чакырды.

Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин: «Сафиуллиннарны үрнәк гаилә дип кенә әйтү аз. Һәр эштә ярдәм кулы суза торган уңган кешеләр. Күз генә тимәсен, сөбеһанАллаһ, балалары да бик ярдәмчелләр. Хәтта кияүләре Илнур да авыл тормышында бик актив катнаша», – дип, үз фикерен җиткерде.

Түбән Урысбага егете Хәлим булачак хатыны белән клубта таныша. Ничәмә-ничә яшьләрне очраштырган һәм кавыштырган урын инде ул клуб дигәннәре. Әле ул елларда тирә-күршегә йөреш. Күрше авыл тавыгы күркә булып күренә дигәндәй, кызлары да чибәррәк бит. Чынлап уйлап карасаң, язмыш инде. Хәлим абый Олы Ачасырга да бик еш йөри. Әмма тормыш чәчкәсен Бәчектә очрата. 

Мәктәпне тәмамлагач, әни мине почта начальнигы бул дип,  укырга җибәрде. Тик минем теләгем шәфкать туташы һөнәрен сайлау иде. Бәхет елмайды, Яшел Үзән медицина училищесына укырга кереп кайттым. Әти мәрхүм бик сөенгән иде ул чакта. Хәлим клубтан озатты. Бер елдан артык очрашканнан соң, 87нче елда гаилә кордык. 7 ел төп нигездә каенаналар белән яшәдек. 1995 елда Югары Урысбагада йорт салып чыктык, – дип, ике-өч җөмлә белән Гөлнара апа зур бер гомер юлын тәфсилләп тә бирде.

Укуын тәмамлаган яшь белгеч, Норлатка эшкә кайта, аннан Олы Ачасырга җибәрәләр. Зур больницаны хәтерләүчеләр бардыр әле. Шуннан беренче баласы белән декретка китә. Кече Ачасырда да медицина ярдәме күрсәтә. Аннан бүгенге көнгә кадәр эшләгән Урысбага ФАПына билгелиләр. Барлыгы 36 ел армый-талмый авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Шөкер, аяныч хәлләргә юлыкмый, әмма һәр чакыруга дулкынланып бара.

– Барысын да йөрәк аша кичерәсең, өлкәннәргә, алай-болай рәнҗеп калма инде, дип тә әйтеп китәм, алар изге теләкләрен теләп, рәхмәт әйтеп озатып кала. Менә шул чакта, аз гына булса да, ярдәмем тиде, дип сөенеп кайтам, – ди Гөлнара апа.

Әңгәмәбезгә Хәлим абый кушыла. Ул, мәктәпне тәмам­лагач, ДОСААФта укый. Көзен хәрби хезмәткә алына. Яшьлек еллары шома гына узмый, сикәлтәле юлларны йөрәге аша кичерергә туры килә. Үлем белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашып та, исән калу бәхетенә ирешкән батыр якташларыбызның берсе ул. 1983 елның 29 сентябрендә авылдан берьюлы бер класста укыган 5 егетне Әфганга алып китәләр. Өйрәнүләрдән соң, декабрь аенда хәрби бәрелешләр булган урынга кертәләр.

– Кая барасыбызны алдан ук белдек. Калырга да мөмкинлек бар иде. Тик мин баш тарттым. Безнең авылдан җиде егет Әфганда булды, җирлегебездән – 18 кеше. Мин шофер булып колоннада йөрдем, ремонт батальонында булгач, запчасть ташыдым. Анда табигать безнекеннән нык аерыла, таулы, комлы җирләр. Сугыш үлемсез, яраларсыз булмый шул инде. Янәшәңдә иңне-иңгә куеп хезмәт иткән дусларны югалту нык авыр хәл: дүрт егетне цинк табутта озаттык. Чувашиядән бер авылдан, икесе дә бер парта артында утырган сыйныфташлар да бар иде... Ике ел да 10 көн булдым Әфганда, яраланмадым, әмма сәламәтлек нык какшады, кайткач ике операция кичердем, – дип искә ала Хәлим абый.

Тормыш туган якта дәвам итә. Гаилә кору, эшкә урнашу, бер-бер артлы еллар уза. 2000 елга кадәр шофер булып эшләсә, колхоз таралгач, юл төзелешендә хезмәт куя. Тик вакыт үткән саен Әфгандагы яшәү тормышы үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Бүген Хәлим абый Норлат торак-коммуналь хуҗалыгында кышын оператор булып эшли. Шулай ук, хатыны Гөлнара янына фельдшер ярдәмчесе булып урнашкан. Ул аңа элек тә булыша торган була, хәзер парлашып эшләү күпкә җиңелрәк, диләр. Бүген инде ике балалары – Гөлзада белән Раил тормышта, әти-әниләрен оныклар белән сөендергәннәр. Кияүләре авылны шулкадәр ярата ки, янәшә генә әти-әниләренеке кебек йорт салып куйган.


 

Аллаһка шөкер итеп яшибез. Үз гаилә учагыбызны кабызганга да 36 ел вакыт узган. Авылга кайтып төпләнгәнебезгә һич кенә дә үкенмибез. Хәзер балаларга кунакка баргач та, өйдә рәхәт дип, ашкынып кайтабыз. Яшьлек –яшьлек белән узды инде ул. Эшсез тормадык, өчәр сыер  асраган чаклар да булды, хәзер юк, ике үгез, бер тай гына тотабыз,  кош-корт үстерәбез. Җитеш тормышта яшим дисәң, хезмәт белән тырышырга кирәк. Кыз гаиләсе белән башта безгә кайта, аннан үзләренә керәләр. Зур эшләрне бергә башкарабыз, ул йорт аларга дача кебек инде. «Кайтабыз» дип кенә торалар, авыл җанлылар булуына сөенәбез генә. Урысбага шәһәрдән ким түгел, ялт иткән асфальт юллары, кыскасы, шәһәрдән ким яшәмибез, бәлки яхшырактадыр әле, – ди Гөлнара апа.

Гөлнара апа сүзләре белән килешми мөмкинме соң?! Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп яши дә беләләр. Тормышларына сокланып кайттык.

Июль башында Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Бу көн рәсми булмаган рәвештә ил мәнфәгатьләрен яклап хәрби конфликтларда катна­шучыларның барысын да искә алуга багышлана. Хәлим абый да әфганчы хезмәттәшләре белән күрешеп тора. Шулай ук, Норлат зона­сындагы әфганчыларны җыеп очрашу хыялы да бар. Хәтер йомгакларын сүтеп, йөрәккә уелып калган мизгелләрне яңарту, арадан киткән хезмәттәшләрне искә алу теләге белән яна ул. Бүгенге тынгысыз заманда андый очрашулар, күңелне бушатып сөйләшүләр мөһим. Һәм барчасының да теләге бер – тынычлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев