Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Түбән Урысбагада яшәүче тыл ветераны Зөлхия Хәкимовага бүген 95 яшь тулды

Авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин юбилярны ихлас күңелдән олы бәйрәме белән котлап җылы теләкләрен җиткерде һәм илебез, районыбыз җитәкчеләреннән котлау хатлары, Урысбага җирле үзидарә исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

- Зөлхия апа әле ул ачык зиһенле, Аллаһка шөкер, бик әйбәт, чиста күңелле акъәби инде ул безнең. Сугыш елларында көпчәкле тракторда эшләгән вакытларын яхшы хәтерли, - ди Хәйдәр Сибгатуллин. - Бик күп авырлыклар күргән, бу пандемия вакытында гына да ике баласын җирләде, моңа кадәр берсе инде гүр иясе булган иде. Шулай булуга да карамастан, ачы хәсрәтләргә бирешмичә, сынмыйча, Аллаһының биргәненә шөкер, диеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев