Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Илендә якташларны җыйган бәйрәм

Үз күңелеңне үзең күрмәсәң, кем килеп синең күңелеңне күрер...

Әйе, җәй ул бәйрәмнәргә бай, зур авылларда, район үзәкләрендә Сабан туйлары гөрләде. Ә кечерәк авылларның, нәрсә, моңа хакы юкмы әллә?! Баар, ник булмасын! Яшел Үзән халкы якташларын җыеп, күрештерү, күңел ачу җаен таба ул! Атна саен кайсы да булса авылда нинди дә булса исем астында искиткеч халык чаралары булып кына тора һәм мөмкин кадәр без аларны яктыртып барырга тырышабыз.

Бу юлы Тау Илендәге Авыл бәйрәме турында сөйлисебез килә. Монда аны һәр җәйдә билгеләү матур традициягә әйләнгән һәм оештыру башында мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова белән җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова тора.

Биредә аны уздыру өчен халыкны борчып тормыйлар, бирнә дә, халыктан финанс ярдәм дә җыелмый. Булган мөмкинлекләрдән чыгып бүләге дә алына, сые да әзерләнә. Бу юлы да бәйрәмгә килүчеләр кавын-карбыз, татар халкының тәмле ризыклары чәкчәк, бавырсак, коймак белән сыйланды.


Чара авылның акъ­әбиләрен, бабайларын олылау, тәбрикләү мизгелләре белән башланды. Милли киемнәр кигән кызлар аларның һәрберсе янына килеп, хөрмәтләрен белдерде. Җирлек башлыгы үз чыгышында авылның актив кешеләренә битараф булмаулары, яшәгән җирләре өчен җан атуларын бәяләде, юбилярларны котлады. Тантаналы өлештән соң халык рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты, мәзәк мизгелләрдә эче катканчы көлде. Ирләрнең кулларында йөгерүен (аякларын хатын-кызлар тоткан) күзәтү үзе генә дә бер тамаша бит! Әлбәттә инде сулы чиләк-көянтә күтәреп узышу да игътибарга лаек – бу ярышта Тау Иленең кияве Айрат Сафин кызы Алинә белән ел саен беренчелекне башкаларга бирми икән. Гер күтәрү буенча җирлек башлыгы Фәния ханым да үз көчен күрсәтте – җитәкче шундый нык беләкле була ул! Хатын-кызлардан Гөлшат Минһаҗева 56 тапкыр, ә көчле затларыбыз арасыннан Бәчек егете 65 тапкыр күтәрде – афәрин! Бәйрәм-бәйрәм инде, ул төрле бәйге-уеннарга бай була – бу юлы да балалар да, зурлар да рәхәтләнеп күңел ачты, саллы һәм кирәкле бүләкләр отып, чын күңелдән сөенде.


Ә халыкка җыр-моңны Мулла Иле кызы Гөлнара Фәтхуллина, Норлаттан Фирдинә Азизова, Марат Габидуллин, Акъегеттән Фирдүс Нотфуллин, Рәшидә Борһанова, Түбән Урысбагадан Люция Садриева, Тау Иленең талантлы кызы Люция Ишмөхәммәтова бүләк итте. Гармунында халык көйләреннән тезмә уйнап күңелләрдә милли аһәң уяткан Камил Хәлиуллин аерым бизәк булды.

Җәй айлары яшеллеге, сандугачлар моңы, кош­лар сайравы, аллы-гөлле чәчәкләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе –очрашу һәм күрешүләр вакыты дип әйтсәк тә хата булмас. Авыл бәйрәмен үзебезчә тыйнак кына, матур итеп уздырдык, – дип уртаклаша Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова. – Якташлар көтеп алынган бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итеп, яше-карты күңел ачты, һәммәсе бик канәгать булды, рәхмәтләр әйттеләр. Авылыбызның читтә яшәүче балалары, оныклары кайт­кан иде. Бу бик күркәм күренеш. Әле Тау Илебезнең яшәвенә өмет зур, яңа өйләр калка, бездә буш йортлар юк. Авылдашларга, килгән хезмәттәшләремә, дусларыма бик зур рәхмәт! Бердәм булыйк! Бергә булыйк! Һәрчак шундый матур бәйрәмнәрне шулай бергәләшеп уздырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев