Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле мәдәният йортында «Картая мени соң йөрәк» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды

Авыртмасын саның, сыкрамасын җаның, Көләч йөзең һаман яктырсын.

Ходай сиңа картлык көннәреңдә
Рухи өмет, шатлык артырсын.
Теләкләрне кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.

- 5 октябрь көнне Тау Иле мәдәният йортында Өкәннәр көне уңаеннан «Картая мени соң йөрәк» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.
Кичәгә килгән барлык олы яшьтәге абый-апаларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык, тазалык-байлык теләп калабыз. Алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын иде, – дип матур теләкләрен җиткерде Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев