Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танаенда яңа дамба сыналачак

Җирлекләрдә булып узган хисап сессияләре, гади итеп әйткәндә – халык җыеннары буенча язмаларыбыз газета битләрендә дөнья­ күреп бетмәде бит әле, җәмәгать.

Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар һәм әлеге чаралардан айдан артык вакыт узса да, без аларны барыбер бастыру кирәк дип ­саныйбыз.

Мамадыш-Әкилдә булачак җыенны ел саен бераз дулкынланып көтә идек, чөнки биредә озак вакытлар дәвамында танайлыларның үзәкләренә үткән су басу, дамба төзү кирәклеге төп мәсьәлә булып күтәрелә һәм мәңге чынга ашмас нәрсә булып тоела иде. Ниһаять, су басмас инде иншАллаһ, дигән өмет белән каршылыйлар биредә быелгы язны. Чөнки, төзелде ул дамба һәм быелгы ташу чорында сынау үтәчәк. Менә ничек күрсәтер үзен, яхшыга ышаныйк.

Инде төп мәсьәлә хәл ителгәнлектән, җыен да тыныч, шау­-шулы бәхәсләрсез узды.

Су басудан ел саен зыян күргән һәм дамба төзү тәкъдимен күтәргән, аны чынга ашыру өчен бусагалар таптаган Рәшит абый Габдерәхимов быел инде «кирәк» дип түгел, «рәхмәт» сүзләрен җиткерү өчен сүз алды.

– Дамба өчен су басучылар исеменнән рәхмәт әйтәм, – диде ул. – Район башлыгы бу эшне үзе контрольдә тотты. Җирлек башлыгыбыз Фәнис Фәритович килеп туган проблемаларны читләштереп, хәл итеп торды – рәхмәт аларга. Җитәкчебез дамба эшенә бирелгән техника ярдәмендә зират юлын ясату җаен да тапты. Зур эшләр башкарылды, яхшыга булсын. Инде шуны да әйтәсем килә: авылдашлар, бер-беребезгә итәгатьле булыйк әле, кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗетмик. Почтальоныбыз Раушаниягә рәхмәт, эшләп кенә торсын, завклубыбыз да үз урынында. Шөкер әйтеп, дус-тату яшик.

Шулай да җирлек бер дамба мәсьәләсе белән генә яшәми инде, башка хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Шуларның берсен Рәмис Уразов яңгыратты:

Дәвамын газетабызның 14 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев