Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният йортына җыелып токмач кистеләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният йортына җыелып токмач кистеләр

Афәрин, изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

- Хөрмәтле кызлар, ханымнар!!! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару - талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып имин тормышта яшәргә язсын. Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде, һәрбер киткән егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтсалар иде дигән теләктә  калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас диеп уйлыйбыз.  Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин белән, гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп тә тапшырдык, - дип яза Татар Танае мәдәнтят йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Нет комментариев