Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Татар Сүзе» бәйгесе дәвамлы булсын иде

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мулла Иле авылында район күләмендә «Татар Сүзе» дигән бик зур бәйге булып узды.

Әлеге чараның биредә –780 еллык тарихы булган мәгърифәтле татар авылында узуы бер дә гаҗәп түгел. Мулла Иле танылган галим, профессор, тел белгече Гомәр Саттаров, шагыйрь, язучы, мәгариф йолдызы Равил Сәйфетдинов, шагыйрә Фирдәүсә Кәримова һәм тагын бик күп язучылар, җыр чылар, нәфис сүз осталарын тудырган бик уңышлы туфрак лы җирлек. Өр-яңадан яңартылып, төзекләндерелгән мәдәният йортының матурлыгына, уңайлыгына бирегә килеп керүгә үк сокланмый мөмкин түгел. Җылы, якты, иркен. Сүзем бит әле, бәйге турында иде. Менә сәхнәгә милли киемнәрдән авыл яшьләре чыгып, төрле телләрдә сәламләп, татар шагыйрьләренең телебез, туган илебез турындагы шигырь юлларыннан дүрт юллыклар сөйләп башлап җибәрде.

Туган телебез өчен, сөбеханаллаһ, диеп, горурланып утырдык. ул арада, әлеге укучылар шаян бию тәкъдим итеп, күңелләребезне дә күтәреп алды. Мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова бәйгене игълан итеп, башлап җибәрү өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевка бирде. Менә ул да, туган авылын яратучы, үз авылының үткәнен биш бармагыдай белүче, әле тугач та, әниләребезнең бишек җырыннан кереп калган туган телебезне сакларга, онытмаска өндәүче, саф әдәби телдә сөйләүче башлык буларак хөрмәт уятты. Мин бу бәйгене шигырь бәйрәме, дияр, идем. Иллегә якын катнашучы арасында биш яшьлеге дә, җитмешкә җитеп килүче нәфис сүз осталары да бар иде.

Бу матур чарага бәя бирүче буларак чакырылган булсам да, барысын да таң калып, афәрин диеп, дулкынланып карап, тыңладым. Юк, чыкмый миннән укытучы, мин барысына да дүртле белән бишле генә тезеп утырдым. ничек инде, ихлас, кайсылары каушап та сәнгатьле итеп якташларыбыз Ирек Сафин, Фирдәүсә Кәримова, Илсөяр Шиһапова шигырьләрен, үзләре иҗат иткән, шулай ук татар шагыйрьләренең иң матур шигъри юлларын сөйләүчеләргә түбән бәя куясың, ди?! Дөрес, бәйге булгач, урыннар билгеләнде һәм бик гадел, чөнки жюри рәисе, нәкъ менә сүз тәмен белүче, мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзе дә матур, мәгънәле эчтәлекле шигырьләр иҗат итүче Илсөяр Шиһапова иде. Туган телебезне хөрмәт итеп, якын итеп әлеге бәйгегә килүчеләр барысы да җиңүче алар, газиз туган телебезне саклаучылар! Бик кирәкле, күләмле чара уздыручы Мулла Иле авыл җирлегенә, мәдәният йорты, китап ханә хезмәткәрләренә, барлык катнашучыларга зур рәхмәт, беренчесе генә түгел, дәвамлы булсын иде «Татар Сүзе» бәйгесе!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев