Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Наратлысында күпер яңартылды

Татар Наратлысында Гөбенә елгасы аша, Рус Наратлысы авылы ягына таба, җәяүлеләр өчен күпер яңартылды. Ике авылга юл тоташтырылды һәм шуның белән бик күп проблемалар да чишелде.

Күперсезлек күп елларга сузылган мәсьәлә иде. Аның конструкциясе бетон плитә һәм баганалардан тора. Эретеп ябыштыру буенча гына эшләр калды. Кышка кадәр анысы да төгәлләнер дип өмет ләнәбез.

Гөбенә елгасы хәзерге вакытта әллә ни зур булмаса да, көче кечкенә түгел. Элек язын бөтен авылны диярлек су баса иде, көймәләрдә йөзгән чаклар да булды. Еллар узу белән елга саекты, су басу кебек күренешләр дә авылда юк инде. Тик күпер юклык мәсьәләсе гел кискен торды. Колхоз чорында аларны, уңыш ташу өчен дә кирәк булган инде, ел саен карап, салып торалар иде.

Колхоз белән күпер дә бетте. Үз көчебез белән агачтан, асылмалы күперләр салып карадык, әмма алар бик тиз сафтан чыга барды. Көз һәм кышын тузган такталар, култыксасыз күпердән чыгуы бер авыр булса, язгы ташуда агып та китә иде. Бу барыбызга да мәшәкать тудырды. Татар Наратлысының зираты ярның икенче ягында урнашкан. Шуңа да авылның имам-хатыйбы Рәхимулла Гайнуллин борчылып, төр ле оешмаларга, шулай ук, җәяүлеләр өчен генә булса да күпер салып булмасмы икән дип, халыкка мөрәҗәгать итте.

Күпер җимерелгәч, Рус Наратлысы халкы циви лизациядән аерылды ди сәң дә була. Бер авылдан икенчесенә бару өчен әй ләнгеч юлдан 10 чакрым юл үтәргә кирәк. Нигездә биредә өлкән яшьтәгеләр гомер итә һәм һәркемдә машина да юк. Әле дә ярый кеше проблемасына битараф булмаганнар бар арабызда. Без «Крас ный Восток»ның Әҗәл терлекчелек комплексы идарәчесе Айрат Хәйруллинга рәх мәтлебез. Ул зират ны һәм күперне төзек ләндерү өчен техника белән тәэмин итте, шулай ук хезмәткәрләре кул көче белән булышты. Тракторчы Рөстәм Җиһаншин, Рөстәм Касыймов, Альберт Лотфуллин, Илһам Әх мәтов, Рөстәм Бикмуллинга да рәхмәтләребез чиксез. Әлбәттә инде имамыбыз Рәхимулла Гайнуллинга Аллаһ Тәгалә исәнлеген бирсен. Аның изге те ләкләре, уй-фикер ләре, шөкер, тормышка аша. Үзем дә шушы инициа тиваны күтәреп алып, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Вакытлыча салынган күпер киләчәктә даими булыр һәм халыкка озак еллар хезмәт күрсәтер дигән өметтә калабыз. Һәрберебезнең дә үз юлы, күперләрне юк итәргә, әллә төзергә. Сайлау үзебездән тора...

Рәшидә Гурьянова.
Казан – Татар Наратлысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев