Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Наратлысы авылында яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе сайлауга ничек матур итеп парлашып килгән

️Сайлауда иң актив катнашучылар кемнәр дип сорасагыз, әлбәттә, өлкән буын кешеләре дип әйтер идек.

Илебез өчен мөһим булган чаралардан алар берничек тә читтә кала алмый. Әнә, Татар Наратлысы авылында яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе ничек матур итеп парлашып килгән.

️️Рәхимулла Ярулла улы Гайнуллин бүген үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көне белән котлап, Рус Әҗәле җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина юбилярга бүләк тапшырды, сәламәтлек, тигез тормыш, озын гомер теләде. Без дә бу матур сүзләргә кушылабыз.

#выборы2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев