Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар көрәшенә мөкиббәннәр

Төп нигездәге туганнарыбызның онык лары уңышларына мин чын күңелдән шатланып йөрим. Әби-бабасы, әти-әнисе никадәр сөенәдер?! Без бит көрәшчеләр токымыннан.

Үземне белгәннән бирле әткәй Сабан туйларында көрәшә иде. Батыр ук булмаса да, көрәшә, ничәдер кешене җиңә, һәр Сабантуй саен яулыклар, ситсы кисәкләре алып кайта иде. Җиңгәнгә биргәннәр инде. Батырга ул вакыт тәкә бит.

Әткәй беркайчан Кәвәл гә Сабантуйга бармый кал мый, без яшь кызларга көрәш кызык түгел бит инде, ә әткәйнең «дөрес түгел, аркага салмады» дип кычкырып, сикереп торуына ачу килә. Өйгә кайткач та, «хәрәмлиләр» дип, Сабантуй хәлләрен «чәйни» иде.

Көрәшү «чире» әт кәй дән абыйга күчте. Ул да кө рәш кәләде. Яшел Үзәнгә, авылга, Норлатка да Сабантуйга көрәш карарга йөрде. Тау Иле кө рәшчеләре белән дус булды. Алар җи ңүенә, үзе батыр калган диярсең, чын күңелдән сөенә, әй кодрәтләнеп, шулар белән горурланып йө ри . Нәкъ әткәй кебек «хә рәмләшәләр, дөрес бирмәделәр» дип сөйли иде. Ә без Фәрдәнә (хатыны) белән: «Моңа нигә икән болар, нәрсәсе арта икән?» – дип, көрәшкә битараф идек.

Еллар үтә тора. Мәктәп Сабантуйларында энем Зәбихулла да көрәште. Чыныгу, күнекмәләр алгандыр. Авыл Сабан туеның берсендә ул да батыр асты калды. Батыры – Рафил Закиров булды.

Республика, район кү ләмендә дә түгел, авыл Сабантуйларында көрәшәләр иде. Әзерләнәләр, яраталар көрәшне. Минем өчен көрәш – куркыныч бер спорт төре, нигә үзләрен кызганмыйлар икән, дим.

Безнекеләрнең «көрәш челәр токымы» бүген дә дәвам итә. Зәбихулла улы Сириннең көрәшкәнен кызыксынганым юк, ә менә Сирин улы Рәсим көрәш түгәрәгенә йөри. Инде ничә еллар ул көрәштә. Үз үлчәвендә бик күп бүләкләр, медальләр ала, кубокка да лаек булган. Татарстан шәһәрләрендә, районнарда уздырыла торган балалар көрәшендә катнаша. Имгәнәсең, йөрмә, дигәнгә, яратам көрәшне, ди. Ә әтисе Сирин, бабасы Зәбихулланың аның көрәшкәнен карарга баруларын, сөенгәннәрен-көенгәннәрен, сөйлә гәннәрен тыңлау – үзе бер гаҗәп. Чын-чынлап горурланалар.

Рәсим Зәйнуллин әле җиденче сыйныфта гы на укый. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 5нче татар гимназиясенең тырыш укучысы ул. Татарча матур һәм дөрес итеп сөйләшә, төрле чараларда актив катнаша, ана телендә шигырьләр сөйли.

Киләчәк күрсәтер, ә бүгенгә татарча көрәш белән җенләнгән, көрәшче Рәхимулла бабасы (прадед), агасы Кәлимулла, бабасы Зәбихулла кебек Сирин ул Рәсим – Казанда яшь көрәшчеләр сафында.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X