Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Әҗәле сыеры – Россиянең иң яхшы сөтлебикәсе

Лаеш районында «Бөтенроссия кыр көне – 2023» чарасы гөрләп узды.

Әлеге күргәзмә кысаларында сөт юнәлешендәге терлекләрне билгеләү буенча Бөтенроссия конкурсының беренче этабы үтте. Әйтергә кирәк, ил дәрәҗәсендә мондый чара беренче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чуваш Респуб­ликасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстаннан 52 хуҗалык­тан 80 сыер катнаш­ты.

Конкурс җиңүче­ләрен билгеләү чын матурлык бәйгесендәге кебек критерийлар комплексы буенча уза. Экспертлар гәүдә төзелешенә, күкрәк киңлегенә, арка сызыгына, йөрүенең гармониялелегенә, җилен формасына һәм башка күп нәрсәләргә игътибар итә.

Сыерлар конкурсында 1нче урынны яулаучы сөтлебикә Яшел Үзән ра­йонының Идел аръягы нәсел эше хуҗалыгыннан. «Дочка» кушаматлы бу сыерны «Әҗәл» сөтчелек комплексында асрыйлар. Гөлчәчәк Сәлахиева хендлер, ягъни сыерны күргәзмәдә йөртүче кеше. Ул биредә бозаулар тәрбияли. Конкурс алдыннан үзенә яңа һөнәр үзләштерергә туры килә.

 

Төрле чаклары булды. Сыер бит инде ул. Бүген үзен бер төрле, аннан икенче төрле тотарга мөмкин. Өстерәп тә китәргә күп сорамыйлар. Беренче арткы ягыннан сөеп өйрәттек. Янына якынрак килә башладык. Аюны да биергә өйрәтәләр диләр. Тик менә сыерны... Әлбәттә, җиңел булмады, бу эш берничә айга сузылды. Сөтлебикәне җитәкләгән кеше нәрсә эшләсә, сыер да шуны кабатларга тиеш. Анысына да өйрәттек. Иң мөһиме, сыер чит җирдә, чит кешеләр янында стресс кичермәскә, сөтен киметмәскә тиеш. Иртәнге һәм кичке савымда да сөтне әйбәт бирде, сынатмадык, – дип шатлык­лы хис-кичерешләре белән уртаклаша Гөлчәчәк.


Бәйгегә икенче сыерны мал табибы Зөһрә Галимҗанова өйрәткән. Конкурста бу парның чыгышына күпләр гаҗәпләнгән.

– Җиленнәрен юганда, аягыңны күтәр дим, ул күтәреп куя. Аннан икенчесен дә шулай эшли. Ничекләр генә өйрәттегез дип, барысы да шакатты. Иң әүвәл бу конкурс хакында әйткәч, аптырап калдык. Нинди бәйге инде, бездән булмас ул дип каршы килеп тә карадык. Булдырдык! –ди ул.

Уртак тырышлык нә­тиҗәсендә бер сыер – гранд чемпион исеменә, икенчесе физик мөмкинлеге өчен призга лаек була.Хендлерлар бәйгегә өч ай әзерләнә. Ә менә катнашасы сыерны 1900 баш арасыннан физик күрсәткечләрен бәяләп, генетик потенциалын тикшереп, бер атна эчендә ашауның савымны ничек яхшыртуын күзәтеп, узган ел ук сайлап алганнар.

– 80 сыер арасыннан безне сайлап алгач, шатлык­лы күз яшьләрен тыеп булмады. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, зур уңыш. Бу җиңүгә тырышып әзерләндек, нәтиҗәсе шөкер итәрлек! – ди Гөлчәчәк Сәлахиева.


Бүгенге көндә дүрт савымчы бер сменада 1900 сыер сава. Тәүлегенә 30-40 тонна сөт җитештерәләр. Сентябрь аенда терлек азыгы әзерләү үзәге төзелергә тиеш. Ул эшли башлау белән савым тагын да артыр дип ышана җитәкчеләр.

– 14 000гә якын тонна сенаж салынды. План буенча 15 000 тонна әзерлисе. Шушы көннәрдә печән дә җыя башлыйбыз, комплекс­ка салам да кайта башлады. Әлеге бәйгегә килгәндә, безнең районны биш сыер һәм биш хендлер – Зөһрә Галимҗанова, Рамил Тимергалиев, Нияз Кәримов, Алзирә Әхмәтшина һәм Гөлчәчәк Сәлахиева тәкъдим итте. Яшел Үзән ра­йонының мондый ярышта беренче катнашуы һәм шунысы сөенечле – без сынатмадык, – дип сөйли «Әҗәл» терлекчелек комплексы җитәкчесе Айрат Хәйруллин.

Көзен «Дочка» кушаматлы сөтлебикә «Алтын көз – 2023» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә республика исеменнән чыгыш ясаячак. Анда да уңыш­лар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев