Тәрбиягә алган күп балалы гаиләләр Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм көнен бергә, күңелле һәм файдалы итеп үткәрде
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Яшел Үзән районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары тарафыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган «Гаилә көне - күңелле бәйрәм!» чарасы югары дәрәҗәдә узды!
Бөтен авылга музыка, җырлар, балалар көлүләре һәм спорт мәйданчыгыннан шатлыклы тавышлар ишетелде!
Күңелле уеннар һәм конкурслардан балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеле булды. Бәйрәм белән котларга, җиңүчеләрне бүләкләргә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин килде. Ә программа ахырында барысы да түгәрәк өстәл артында учакта пешерелгән коймак белән самовар чәе эчәргә җыелды.
- Бу гаилә ялы бәйрәмен башлап җибәргәндә, без мөһим датаны – 15 майда билгеләп үтелә торган Гаилә көнен искә төшерергә, бөтен гаилә белән вакыт үткәрергә, уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирергә теләдек. Чөнки гаилә - безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, ә балаларның бәхетле күзләре - иң яхшы бүләк! Һәр баланың гаиләдә яшәвен телим! – ди Яшел Үзән районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев