Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Сугышлар кабатланмасын".

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.

Аларның балачагы булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә - күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар хәзер дә сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
Көннәр үткән саен, шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм, 9 нчы Май - Җиңү бәйрәме җитә. Еллар үтү белән күп вакытлар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз -үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә тырышыйк.
"Сугыш хатын - кыз йөзле түгел" дип исемләнгән социаль - гуманитар проектның бүгенге герое, тыл ветераны, шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән Шамсиева Әминә апа.
Шамсиева Әминә Гаделҗан кызы 1930 нчы елның 1 апрелендә Акьегет авылында туа. Гаделҗан абый белән Мәймүнә апа гаиләсендә биш бала дөньяга килә.Вагыйлә апа, Рәхимҗан абый, (Габбас абый белән Рахимулла абый тугач озак яши алмый, үләләр). Әминә апа, Хаерҗан абый.
Әминә апа 1 нче сыйныфны Акьегет мәктәбендә укый. Ә 2 нче сыйныфны аңа Мари Эл республикасы Йошкар -Ола шәһәрендә укырга туры килә. Аннан кире кайткач Бөек Ватан сугышы башлана. Әминә апага ул вакытта 11 яшь була.
Абыйсы Рәхимҗан абый сугышка 17 яшендә 1943 нче елны китә.
Ирләр сугышка киткәч, тылда эшләргә хатын - кызларга, яшүсмер балаларга, бала - чагаларга кала.
Әминә апа сөйләве буенча, җирне сыер җигеп сукалап, тырмалаганнар. Сыерны сукада тотуы бик нык авыр булган. Ә яшүсмер балаларны башаклар җыярга чыгара торган булалар. Башак йолкыганда куллар киселеп, каный иде дип искә ала язма героем. Шулай ук сугыш вакытында. 1943 - 1944 нче елларда, Әминә апага көрәк белән колхоз җирен дә кәтергә туры килгән. Көлтә бәйләгәннәр.
1944 нче елларда Норлаттан Свияжскига кадәр семана (бодай), ә кыш көне 14 - 15 яшьләр вакытында, чана белән Ормарга 32 шәр кг иген ташыганнар.
Бәхетсезлек агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Ындыр табагында эшләгәндә Әминә апаның әнисе Мәймүнә апа, иген сугу машинасына эләгеп, бит яңакларын җимерә һәм урын өстендә кала. Казан шәһәрендәге больницада ятып чыга. Әминә апа әнисен кечкенә сабый баланы караган кебек, бик нык тәрбияли. Ризыкларны чәйнәп, кашыктан каптырып ашаттым дип искә ала. Мәймүнә апа 84 яшендә 1976 нчы елда вафат була.
Әминә апаның абыйсы Рәхимҗан абый сугыштан исән - сау туган якларына әйләнеп кайта. Сугыштан соң елларда Рәхимҗан абый Мәскәүгә эшкә китә. 1976 нчы елны вафат була.
Сугыштан соң, 1950 нче елның 25 октябрендә көлтә бәйләп кайтканнан соң, Гусман абый, Фәрит абый Гыйбадуллинны, Магиз абый Тимершинны, Рафаэль абый Әшрәфҗановны, Наилә апа Хайруллинаны, Фатима апа Бакированы, Рәшидә апа Габитованы, Сания апа (Хикмәт абый кызын) һәм. Әминә апаны Молотов урманына урман кисәргә, 6 айга җибәргәннәр. Ут төшеп шәлгә кадәр яна иде дип сөйләвен дәвам итә Әминә апа.
Яңадан 1952 нче елның 25 октябрендә тагын 6 айга Молотов урманына җибәргәннәр. Анда алар ирләр эшен эшләгәннәр. Мифтахова Гөлсем апа, Сания апа һәм Әминә апаны өчесен бергә бүрәнә оерга куйганнар. Бүрәнәләр юан, озын иде, кан төкерә - төкерә эшли идек дип искә ала, күз яшьләрен сөртеп Әминә апа. Яхшы эшләгәннәре өчен кинога кадәр төшергәннәр аларны. 6 ай вакыт үткәч, 1953 нче елның 11 апрелендә Ормар станциясеннән ертык чабата белән, оек белән кайткан кебек кайттык диде Әминә апа.
1953 нче елда Әминә апа Акьегет авылы егете Фәттәхетдин улы Галимҗан исемле егеткә кияүгә чыга. Бик матур биш балалары дөньяга аваз сала.
Илдар абый (1954), Гөлинә апа (1956), Илгизәр абый (1957), Гөлфания апа (1959), Гөлфия апа (1968). Ни кызганыч, Әминә апаның бүгенгесе көндә ике улы да бу якты дөньяда юк инде.
Әминә апа 1980 нче елда 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Шулайда бер эштән калмыйча гел ярдәм итеп яши Әминә апа.
Әминә апаның ире Галимҗан абый 1990 нчы елны 60 яшендә вафат була.
Алар 37 ел бергә гомер итәләр.
Бүгенгесе көндә Әминә апа авылда, кызы Гөлфания апа тәрбиясендә гомер кичерә. Ял коннэрнндэ кызлары, онык - оныкчыклары гел бергә җыелышалар. Әминә апаның бүгенгесе көндә 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Әминә апа, кызы Гөлфания апа биш вакыт намазда. Теләкләре изге, куллары һәрвакыт догада. Исән - сау гына була күрсеннәр. ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев