Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сугыш чоры балалары

1931 елның 2 апрелендә Оренбург өлкәсе Октябрский район Икенче Иманкол авылында Гайзулла белән Мәхүбәнең  4 нче бала булып йөрәк җимеше Ләлә дөньяга килә.

1939 нчы елны 1 класска татар мәктәбенә укырга керә. Тырышып яхшы билгеләргә генә укый.
   1941 нче елны сугыш башлангач, әтисен Гайзулланы сугышка алалар. Ләләгә ул вакытта бары 10 яшь була. Сәгать 8 гә мәктәптә җыелып, укытучы балаларны кырга җыеп китәләр. Җәй көне чүп утыйлар, ә көзен комбайн артыннан башак җыеп кайтып үлчиләр. Обедта кладовка янына җыелып  бер ике кашык ярым он бирәләр, өйгә кайтып онны суда бутап куертып эчеп тагын эшкә чыгып китәләр. Ачлык, киергә киемнәр  юк, шундый кытлык булганда да мәктәпне ташламый.
1943 елны , 1924 елны туган абыйсын Гайзулла улы Рәшитне сугышка алалар. 6 ай учениеда була да сугышка кертәләр. 1944 нче елда батырларча һәлак булды дип хәбәре килә.
  Кышларын авыл хатын-кызлары оекбашлар, бияләйләр бәйләп фронтка җибәрәләр.  Әниләренә шәл бәйләргә булыша апасы белән. Шәлне сатып заем, авыл советына подоходныйлар түләргә кирәк: 1 елга 100 йомырка, 40 кг ит, сары май 4 кг түләргә булыша.
1945 елны сугыш беткәч ирләр сугыштан кайта, бераз булса да эш җиңеләя. Яшьләргә комбайннан саламны төшерергә, ындыр табагында эшләргә кушалар.
1947 нче елны әтисе пленнан кайта. 1943 нче елны Крым сугышында катнашканда окружениеда кала һәм пленга эләгә. Аларны Украинага куып китәләр. Көз, яңгыр ява ач, яланаяк кардан куып кайтып ябып куялар. Дыңгычлап басып торырга да урын булмый. Авыл халкы нәрсә алып килсә шул ризыкларны ашаганнар. Әтисе кайткачтын колхозда лавогрейкада эшли башлый, эштән курыкмый “ударник труда” исемен бирәләр, ай саен премия бирәләр. Премия урынына күлмәклек материаллар бирәләр. Әнисе Мәхүбә шул материаллардан киемнәр тегә, әнисе оста тегүче була. 1955 нче елны әнисе вафат була.
1949 нчы елны  мәктәпне яхшы билгеләренә генә бетерә. Оренбург шәһәренә стройкада разнорабочий булып эшкә урнаша. Апасы Роза Таджикстанда Дүшәмбе шәһәрендә телефонистка булып урнаша, сеңлесен үзе янына чакырып хат яза. Анда тормышлар җиңелрәк була. Ләлә җылы якка юл тота. Дүшәмбе шәһәрендә мәктәпкә пионервожатый булып эшкә урнаша. Заочно  педучилищега укырга керә, ләкин анда тащикга укыталар телне белмәгәнгә авыр була, укуын ташлый. 6 айлык курска керә ткачиха профессиясен үзләштерә һәм фабрикада эшли башлый. Шул вакытта Хабибрахман улы Рәвил белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Яшәп китәләр уллары туа Раил исеме белән атыйлар. Ләкин Татарстаннан Равилнең әнисе чакырып хат җибәрә. Шулай итеп Татарстанга элек Норлат районына кайтып төшәләр. Өйдә кайната, кайнана, һәм 3 сеңлесе янына кайталар. Норлат больницасына санитарка булып эшкә керә.  7 ел эшләгәч  больницада подстанцияга техничка булып урнаша. Пенсиягә чыкканчы шул организацияда эшли. Аңа ветеран труда исемен бирәләр һәм медале белән бүләклиләр. Ветеран тыла исеме бирелә һәм юбилей елларында медальләр белән бүләкләнеп тора. Ел саен Җиңү көненә эшеннән бүләкләр бирелеп тора.
Ләлә өч бала үстерә, 2 малай  һәм 1 кыз. Балалары өчесе дә Норлат авылында яшиләр. Ләлә әбинең 8 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар инде.
Сабыр, тыйнак авылдашыбыз Лэлэ апа бүген бик хөрмэтле әни, кадерле дәу әни! Әле озак еллар балалары, онык- оныкчыклары белән, аларга куанып бәрәкәтле озын гомерлэр насыйп итсен Аллах Тәгаләбез аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев