Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сугыш елларын оныту мөмкин түгел

Наратлы авылында 2018 елның 9 маенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылганнан бирле, Җиңү бәйрәмен үткәрү һәм безгә бу аяз күк йөзен, тыныч тормышта яшәү бәхетен биргән батырларыбызны искә алу традициягә әверелде.

Узган ел СССР Герое Галләм Морзахановка мемориаль такта ачылган иде. Быел 9 Майда Бөек Ватан сугышыннан җиңү белән кайткан якташ сугышчылар истәлегенә мемориаль такта ачу өчен җыелдык.

Элеккеге исемлекләр буенча мондый сугышчылар саны 30 кеше тирәсе булган, ләкин авыл халкы буенча сораштыру үткәргәндә күпләрнең исәпкә алынмаганлыгы ачыкланды. Чөнки авылда яшәсәләр дә, шәһәрдә эшләгәннәр, ә кайберләре сугыштан соң кайткач, башка республикаларга һәм шәһәрләргә киткән. Андыйлар саны 20гә якын була. Без бу кимчелекне төзәтергә һәм аларны лаеклы ветераннар исемлегенә кайтарыр­га булдык. Якташларыбызның барысы да төрле фронтларда лаеклы сугышкан, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләргә лаек булган. Мемориаль такта белән монумент урнаштыруга акча җыю белән Рәшит Хөснетдинов шөгыльләнде. Авылда гомер итүчеләрнең күбесе һәм шәһәрдә яшәүче балалары бу проектны тормышка ашыруда матди яктан ярдәм күрсәтте.

Металл торбалар һәм профильләрне кайтаргач, конструкция буенча эретеп ябыштыру эшен Айрат Зәйнуллин үз өстенә алды, аңа ярдәмгә Рөстәм Касыймов, Зөфәр Фәхретдинов һәм Илсур Касыймов килде. Конструкцияне бизәү һәм буяу белән үзем шөгыльләндем. Шулай бергәләп илебезгә җиңү алып килгән сугышчылар алдындагы күпмедер дәрәҗәдә бурычыбызны үти алдык.
Авыл елъязмасына тагын бер истәлекле бит туры килә. Сугышчы якташларыбызның исемнәре язылган мемориаль такта ачу белән без аларның батырлыгына тирән хөрмәт күрсәтәбез. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында катнашучылар арабызда юк инде, әмма алар турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә сак­ланачак. Сугыш елларында тылда эшләү шулай ук авыр була. Бары тик барысының да бердәмлеге генә иң көчле дошманны җиңәргә ярдәм итә.

Мемориаль стендны әзерләүдә һәм урнаштыруда Рәшит Хөснетдинов, Айрат Зәйнуллин, Рәшидә Гурьянова, СССР Герое Морзахановлар гаиләсе, Рөстәм Касыймов, Илсур Касыймов һәм башка авылдашлар ярдәм күрсәтте. Бәйрәм митингында һәммәсендә дә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Авыл имамы Рәхимулла Гайнуллин батыр авылдашларының рухына дога кылды һәм бер минут тынлык белән искә алдык.

Аннары сүз Рәшит Хөснетдиновка бирелде, ул Җиңү бәйрәме белән котлаулардан соң, әлеге проектны саклап калу һәм аны гамәлгә ашыруда финанс ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемлеген игълан итте, шулай ук киләчәктә дә тукталмаска һәм киләсе елга шундый монументны «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» девизы астында колхозда, авыр шартларда эшләгән тыл хезмәтчәннәренә урнаштырырга тәкъдим итте.

Тантаналы төстә мемориаль такта ачылганнан соң, сугышчылар хөрмәтенә чалынган корбан итеннән зур казанда пешкән пылау һәм шурпа белән сыйландык. Мәчеттә төрле тәмле ризыклар белән мул табын әзерләнде. Тырышып табын корган Назимә Касыймова, Румия Морзаханова, Нурия Гайнуллина, Тәнзилә Кашафетдинова, Динара Кашафетдинова исемнәрен дә әйтми булдыра алмыйм. Бәйрәм искиткеч җылы, дустанә шартларда узды. Мәчеттә бергәләп дога кылып, изге теләкләр әйтелде. Аннан тәмле ризык­лардан авыз иттек. Авылда оештырылучы мондый чаралар берләштерә, күңелгә игелек орлыклары өсти, җаннарны тынычландыра. Авылыбыз елдан-ел матурлансын иде, безнең теләгебез бары шул.

Якташ батырларыбызның исемнәрен онытмыйк, хәтерлик, истә тотыйк!

Рәшидә Гурьянова.
Казан-Наратлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев