Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Су басканчы мунча кереп калыйк...»

Белгечләр быел яз соңарып килде ди, хәер, моны үзебез дә күреп торабыз.

Март ахырына кадәр көндез һәм төнлә дә салкын булды, шуңа бәйле рәвештә язгы ташу тоткарланды. Чагыштыру өчен, Иделдә узган ел 13-14 мартта боз кузгалган булса, 20 мартка елга тулысынча чистартылган. Боз кичүе узган ел – 25 февральдә, быел 29 мартта ябылды.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе күзәтүе буенча, Иделдә боз 7-12 апрель көннәрендә китәр дип фаразлана. 2018 елда да яз соң килеп, боз 18 апрельдә генә кузгалган була. Һәм шул ук елны күп торак пунктларны су басып, гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Ә бүгенге көндә безнең районга су басу куркынычы яныймы?

Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.

– Гадәттәгечә, язгы ташу кечкенә – Сәкел, Буа, Әрә елгаларыннан башланды. Әле 2 апрельдә генә Татар Танае белән Рус Әҗәле районында Гөбенә елгасында су дәрәҗәсе ноль билгесендә иде. Карның тиз эрүе һәм яңгыр яву нәтиҗәсендә, 3 апрель киченнән су уртача 40 сантиметрга күтәрелде һәм 4 апрельдә шушы ике авыл арасында боз кузгалды, – дип сөйли җитәкче.

Быел 18 мартта авыл җирлеге Норлат юл төзелеше оешмасы белән берлектә, авыр техника кулланып, кар сулары агар өчен канаулар ерган. Шуңа да карамастан, 3 апрельдә Татар Танае авылының көньяк ягында урнашкан Ышналы елгасыннан су торак пунктка килеп җитә. Тиз арада ташландык фермаларга илтә торган грунт юлны ертып, су юлы ачарга туры килә. Гомумән, Татар Танаенда кар запасы күп, Гөбенә, Ышналы елгаларының басу куркынычы яный.

Ә бүген табигый бәла-казадан зыян күрүче Татар Танае авылы халкы ут йотып яши, дисәң дә була. Соңгы тапкыр аларны 2018 елда су баскан иде. Һәм мондый хәлне дошманыңа да теләмәссең. «Безне нигездә Гөбенә елгасы баса. Су әлегә күренми, төннәрен катыру да яхшы. Быел кар, авылда да, урманда да күп.

Басмас дип, гарантия биреп булмый шул, Аллаһка тапшырган инде, үзебезчә әзерлек эшләрен күрдек. Су басканчы мунча кереп калыйк дип, мунча яктык», – дип сөйли Татар Танаеның Ленин урамында яшәүче Рәшит Габдерәхимов уенын-чынын бергә кушып. Рәшит абый әле шулай шаяртып алырга да үзендә көч таба. Гәрчә, барысы да бик җитди һәм 2018 елгы вакыйгалар быел кабатланмасын иде дип, бик тә ышанасы килә.

Без Татар Танаенда яшәүче укучыларыбыз белән гел элемтәдә то рабыз. Иң соңгы яңалыклар белән гадәттәгечә инстаграм, ВК төркемендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X