Яшел Үзән

«Үсте ул каеннар, өй салганда да кисәргә кул күтәрелмәде»

«Күгәйгә килегез әле, кызлар, безнең Әдиятуллиннар өендә каен агачы үсеп утыра, алар аны йорт салганда да кисмәгән», – дип җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова чакыргач, бик кызыксынып, юлга чыктык.

  • Ә әңгәмәдәшебез Әмир абый Әдиятуллин, чынлап та, бик кызыклы, ачык, гади кеше булып чыкты. Аның кебекләр белән көн буе сөйләшеп утырсаң да, сүз бетми.
    Әдиятуллиннар хуҗалыгына җәй көне килергә кирәк икән. Ходай кушса, бер сугылырбыз әле, капка төбеннән булса да гүзәллеккә хозурланып китәрбез. Чөнки авылның бик матур урынында урнашканнар: елга ага, кечкенә генә күпере дә бар. Хуҗалары чәчәкле бакча ясаган капка төбенә фотога төшәргә дә киләләр икән.
    Шулай, тырыш кешенең булганлыгы капка төбеннән үк күренә. Кечкенәдән эшләп үсә Әмир абый. Яшьтән дөньяны күрергә дә өлгерә. Мәктәп тәмамлагач, Усад училищесында тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштерә. Себер якларында эшләп кайта. Аннан әтисе белән колхозда хезмәт куя, Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үти. Соңрак яшь егет үзен Чаллы, Казан шәһәрләрендә сынап карый. Хәтта ике елга командировкага Африкага җибәрелә. Ниһаять, Казанга кайтып төп ләнә. Һәм 60 яшенә кадәр шофер булып «ЭПАХ» оешмасында лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә. Озын, бормалы, катлаулы да, җиңел дә булган тормыш юлын шушы бер-ике җөмләгә сыйдырдым да, икеләнеп куйдым. Чынлыкта, Әмир абый сөйләгәннәрдән китап язарлык. Ул гомеренең һәр мизгелен бер якты истәлек итеп хәтерендә яңарта. Авылдашы Сания апа белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Әти-әни өчен иң зур хәсрәт – бала югалту ачысын да кичерергә туры килә. 27 яшьлек уллары Азатны моннан 20 ел элек фаҗигале төстә үтерәләр. Кызлары Алсу энергетика өлкәсендә эшли.
    Әдиятуллиннарга килгәч, иң беренче тау битендә урнашкан машина күзгә ташлана. Чит ил машиналарын күреп үскән яшь буын өчен сирәк очрый торган техника, ягъни раритет. ЗИС-5 йөк автомобилен колхозга Хәлил абый Хәйруллин алып кайткан. Анда Габдрахман абый Нигъ мәтуллин эшләгән була һәм аны Әмир абыйның әтисенә тапшыралар. Нургазиз абый 74 яшенә кадәр шушы техниканы күз карасы кебек саклый, сөт ташый, сыер савучыларны йөртә. Һәм бер язда техник тикшерү уздырмыйлар, эшкә чыкмый кала. Шулай итеп, әлеге машина ун еллап тик тора. Бервакыт ДОСААФ оешмасыннан бу автомобильне килеп сорыйлар. Нургазиз абыйны 9 май уңаеннан уздырылачак бәйрәмгә чакырачакбыз дип тә әйтәләр. Машинаны биреп җибәрәләр, тик көтеп тә чакыру килми. Күпме еллар узгач, Әмир абый гаиләләре өчен кадерле булган машинаны авылга алып кайту теләге белән яна башлый. Баланста тора ул, дип бирергә ашыкмыйлар. Шулай да, моның өчен рөхсәтне Казанда армия генералы бирә. «КамАЗ»га төяп, Күгәйгә алып кайталар. Әмир абый авылга һәйкәл итеп куяр өчен Казаннан постамент ясатып кайта. Әдиятуллиннар гаиләсе өчен генә түгел, ә гомумән колхоз өчен якын булган һәм озак еллар хезмәт иткән автомобиль бүген авылның үткән тарихын искә төшереп, тау башында тора.
    Язмам башында телгә алган каен агачы тарихына да күз салыйк әле.
    – Әтием Бөек Ватан сугышында биш ел хезмәт итә, хәтта Германиядә әсирлеккә эләгә. Баткаклык булган дуңгыз фермасына 500ләп кешене ябып куялар, ул матчага үрмәләп менеп кенә котыла. Кем көчле, шул исән кала. Туган ягына да 1946 елда гына кайта. Мондый бәхет аңа елмаймаган да булыр иде әле, бервакыт фронтның алгы сызыгына машинасына ипи төяп барганда күктә немец самолеты күренә һәм ата да башлый. Шулчак ул каен артына кача. Шулай итеп, дошман машинага эләктерә алмый, агачка ата. Әти, туган ягыма кайтсам, гомеремне саклап калган агач истәлегенә каен утыртам дип, үз-үзенә вәгъдә бирә. Һәм сүзендә тора. Үсте ул агачлар, яңа өй салырга булгач та, аны кисәргә кул күтәрелмәде. Әтинең якты истәлеге булган каен бүген дә үсеп утыра, – дип сөйли Әмир абый.
    Кайда гына эшләп, гомер итсәләр дә, олыгайган көндә күпләрне туган як үзенә тарта. Әмир абый да лаеклы ялга чыккач ук авылга кайта. Төп нигезне гөл итеп тота. Нәселдән килгән умартачылык эшен дәвам итә. Балны хәтта Кытайда да яратып алалар икән. Ир-ат яшәгән йортта ишек төбеннән үк тәртипне күреп үзебез дә шакаттык. Чөнки әлеге
    •  
    • гаиләдә бу эш – ир-атныкы, монысы хатын-кызныкы дигән төшенчә юк. Яшьтән чисталыкка, һәр эшнең рәтен белеп башкарырга өйрәнгән Әмир абый кирәк икән коймак пешереп тә сыйлый. Бүген дә әле, ялда дип тормый, хуҗалык эшләреннән тыш, колхозга һәм башка оешмаларга бөтен төр материалдан эретеп ябыштыру эшләрен башкара. «40 ел гомеремне Казанда уздырсам да, бүген барасым да килми. Менә миңа шушында рәхәт, туган авылымның һавасы көч, хезмәт итү җаныма тынычлык бирә», – ди ул.
      Киләчәктә дә тормышны ярату хисегез сүнмәсен, исәнлектә, якыннарыгызның игелеген тоеп, тигезлектә озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: