Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Соңгы арада «Яшел Үзән»не укыган юк иде әле, 29 март саны кулыма килеп эләкте

Мамадыш-Әкил клубы эшләми дип язгансыз.

Ник эшләмәсеннәр?!

Чаралар үткәрелә, чыгабыз, катнашабыз, рәхәтләнеп җырлап-биеп, күңел ачып кайтабыз. Өлкән яшьтә булсак та, читтә калмыйбыз, яшьләр юк инде, анысы сер түгел. Менә бу сүзләрне язган кеше үзе өеннән башын да чыгармый, беркая йөрми, ә эшләмиләр дип, гаеп табып утыра белә.

Ярхәм абый заманында авыл гөрләп тора иде дигәннәр. Гөрләмичә! Ул чакта һәр гаиләдә кимендә бишәр бала үстек, халык күп иде, яшьләрне әйтмим дә. Клубыбыз сыер абзарыннан да начаррак хәлдә, аның шундый булуында мәдәният йорты хезмәткәрләренең гаебе юк бит инде. Чыксыннар, катнашсыннар, үзләрен күрсәтсеннәр, урын һәркемгә дә җитәрлек. Барысы да кешенең үзеннән тора. 

Бердәм булып, дус-тату яшик, сүзем шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев