Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шикәр түгел, эремәдек

Норлат Сабан туе элек-электән килгән йола буенча ат чабышыннан башланды.

Әйе, ат чабышларын хәзер сагынып сөйләргә генә кала. Монда да булмас иде, әле дә ярый Норлат Сабан туен бизәргә дип Татар Танаеннан атлар килгән. 1нче урында – Динар Гапсаттаров, ә 2нче булып, Әнис Әдиятуллин калды. Котлыйбыз һәм бәйрәмгә ямь өстәвегез өчен зур рәхмәт сезгә, егетләр.

Мотоблок белән узышта дүрт кеше катнашты һәм беренче булып Норлаттан – Ленар Садриев, 2нче урында – Күгәйдән Нәфис Хәйруллин, 3нче урында – Яшел Үзәннән Раджив Гыйззәтуллин, дүртенчедә – Норлаттан Рафаэль Хәбиров килде. Балалар исә йөгерүдә көч сынашты.

Бәйрәмне ачарга дип мәйданга Шәүкәт Миңнуллинның чыгуы булды, бар халык кул чабып, аны алкышларга күмде. Һәм менә барысы да ачык күренде: ничә еллар буе мәйданны шау итеп торган алып баручыны норлатлылар да, килгән кунаклар да нык сагынган. Көр тавышы, җор теле, дәртле җырлары белән үзенә көне буе каратып кына торды ул. Үткәргән уеннарында катнашмый карап кына утыруы да ни тора, көлә-көлә эчләр катып бетте! Һәм оештыручыларга газета аша халык фикерен җиткерәсем килә: киләсе бәйрәмнәргә дә Шәүкәт Миңнуллинны гына чакырыгыз әле. Читтән кеше эзләп азапланмагыз!

Уеннар төрлелеге белән аерылды. Мәсәлән, арканны хәзер баш һәм аяк белән дә тартып була икән. Чүлмәкне, кечкенә генә булса да, Аяз Шакиров ватты. 24 килограммлы герне Мамадыш-Әкилдән 50 тапкыр күтәреп, Илшат Хәялиев, хатын-кызлар арасында 16 кило авырлыктагысын 15 тапкыр күтәреп, Норлат сандугачы Лилия Сибгатуллина беренче булды. Норлатның тагын бер үзенчәлекле уены бар: ат урынына арба тартып йөрисең. Иң беренче эш итеп мәйдан буенча сибелгән авыр капчыкларны төяргә, аннары бушатырга кирәк. Үгетли торгач, бик ялындырып кына абыем Рушан бу ярышта көчен сынарга чыгып караган иде дә, вакыт буенча беренчелекне алып куймасынмы! Бүләк ителгән конверт эчендә нәрсә бар иде дип уйлыйсыз? Дүрт рулон печән! Инде хәзер печән ашатырга дип бер кәҗә булса да алып җибәрми булмас.

Барысы да шәп булды, дип әйтер идем, нәкъ менә бу көнне яңгырның бик тә явасы килде. Кап-кара болытлар куркытты куркытуын, шөкер, әллә ни зыян салмады үзе. Алып баручы: «Шикәр түгел, эремәбез әле дисә дә», – күпләр машинага утыру ягын карады. Оештыручылар иң көтеп алган мизгел – көрәшне генә башларга ашыкмады, гәрчә дүрт күз белән көтеп алсак та. Шулай да, кем җиңәр икән, дигән сорау тынгылык бирмәде. Матур көрәш алымнары күрсәткәннән соң, Күгәйдән Рәмзис Заһидуллин Норлат батыры булып калды. Аңа кер юуу машинасы белән тәкә бирелде. Афәрин, Рәмзис! Киләчәктә сине Яшел Үзән Сабан туе батыры итеп тә күрербез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X