Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шигырьнең көче зур аның

Искиткеч матур чарада булып кайттык! Мондый югары дәрәҗәдәге бәйгенең гади авылда әзерләнүенә һәм уздырылуына күңел дә ышанмый.

Тел дибез, сакларга кирәк дибез һәм күп очракта сүз сөйләүдән ары узган да юк. Шул сүзләрне эш итеп күрсәтүчеләр сирәк, диюем. Бармак белән санарлыктыр шәт. Мулла Илендә икенче ел уздырылучы районкүләм «Татар сүзе» проектының шаһиты булганнан соң, аны оештыручы, авылның мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова һәм биредә эшләүче кызлар: китапханәче Зилә Бикмөхәммәтова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллиналарның телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур эш башлауларын әйтми булмый.
Бәйге булса да, шигърият кичәсе дип әйтәсе килә, искиткеч сценарий буенча әзерләнгән «Аулак өй» күренеше белән башланып китте. Аның нинди осталык белән башкарылуын, матурлыгын каләм аша берничек тә биреп бетерерлек түгел, күрергә кирәк. Теләсә нинди дәрәҗәдәге конкурсларда күрсәтергә лаеклы иде, дип кенә язып үтәм. Әле тагын, аулак өйгә җыелган яшьләрне уйнаган, мәдәният йортында эшләп килүче җыр һәм бию түгәрәгенә йөрүче егет-кызларны телгә алмыйча булмый икән. Вәт уйнап та куйдылар! Артистларың бер якта торсын. Аларның ничә төрле җыр, бию, такмак, юмор башкарулары артында күпме тырышлык, көн саен ничәшәр сәгатьлек репетицияләр, хезмәт ята. Һәм ул көнне мәдәният йортындагы шундый да җылы атмосфера иде. Ул җылылык, мөгаен, оештыручыларның мәдәният йорты фойесын авылча итеп җиһазландырудан, үзләренең гади ситса күлмәкләрдән, артка чөеп, туздырып бәйләнгән ак яулыклардан, идәнгә җәелгән сугылган паласлар өстеннән йон оекбашлардан гына йөгереп йөрүләреннән дә бөркелгәндер.
– «И туган тел, и матур тел, әткәм-ән кәмнең теле...» дигән бөек Тукае быз һәм ул мең тапкыр хаклы. Шушы татар телебезне, мирасыбызны саклап, аның байлыгын халыкка җиткерү – безнең төп бурычыбыз, – дип, бәйгенең максатына ачыклык кертте Рәзинә Сәйфетдинова. – Һәр халыкның үз туган теле – аның мәдәнияте, тарихы, көзгесе бар. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бу «Татар сүзе» проекты узган ел беренче тапкыр үткәрелде. 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Минем шушы ел уңаеннан, бер авылда да кабатланмаган бер зур чара уйлап табасым килде. Үзем бик тә поэзияне яратканга күрә шигырь бәйгесе уздырасы иде дигән идея туды. Һәм без ул идеяне чынга ашырдык, 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә туры китереп «Татар сүзе» районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уздырдык. Быел да план буенча шушы көнне узарга тиеш иде, үзем авырып китү сәбәпле, бераз кичектерелде. «Калган эшкә кар ява» дип әйтсәләр дә, без ул эшкә кар яудырмадык, Аллаһка шөкер, тәвәкәлләп уздырып җибәрдек.
(Язманы тулысынча газетабызның 28нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу идея Рэвил абыйнын 80 яшьлек юбией кичэсендэ тэкьдим ителде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Район кулэмендэ Равил Сэйфетдинов исемендэге бэйге булсын дип килешенде