Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шигърият бәйрәме берләштерде

«Без – Тукайлы халык» Халыкара шигырь уку бәйгесенең муниципаль этабы районыбызның Әйшә мәктәбендә 12нче тапкыр уздырыла.

Соңгы елларда гына авыру таралу сәбәпле, үткәрү барышына азрак үзгәрешләр керде. Быел дистанцион форматта узган бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 60тан артык укучы катнашты.
– Укучыларның бәйгегә әзерлеге елдан-ел сөендерә. Аермасы җир белән күк арасы дияр идем, хәтта. Матур итеп, интонация белән сөйләүчеләр арта. Сөйләм, сәхнә культурасы үсә, егет-кызларның милли, зәвыклы костюмнардан булуы күзне иркәли. Аннан репертуар сайлауга да бик җаваплы карыйлар. Элек бертөрле шигырьләр кабатлана иде. Хәзер исә сайлап алу мөмкинлеге күбрәктерме, әллә инде жюри әгъзалары булган язучылар һәм шагыйрьләр тәкъдимнәренә колак салалармы, яшь һәм җирле авторлар шигырьләрен дә сәхнәдән яңгыраталар. Кабатлаулар юк. Укучыларыбыз республика этабында да җиңү яулый икән, димәк без дөрес юлда, – дип сөйли Әйшә мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова.
Шулай итеп, зур әзерлек таләп иткән бәйге тәмам, җиңүчеләр билгеле. Инде бу юлы бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан Әйшә мәктәбенә «Зеленодольск муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге» планы нигезендә мәгариф идарәсе оештырган бәйрәмгә җыелдык. Бирегә әлеге үзәк җитәкчесе Клара Филиппова, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова, мәгариф идарәсе методисты Роза Сәлахова, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Рифат Сәлах һәм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре килгән иде. Тукай айлыгына нәтиҗә ясап үткәрелгән бәйрәм иң сәләтле балаларның чыгышлары һәм Әйшә мәктәбе әзерләгән искиткеч концерт номерлары белән үрелеп барды. Концерт программасы шундый бай эчтәлекле итеп төзелгән ки, үземне гади бер мәктәптә түгел, ә зур концерт залында утырган кебек хис иттем. Әйшә мәктәбе укучыларының төрледән-төрле уен коралларында уйнавы, сәхнә тутырып җырлаулары сокландырды. Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия укучысы Азамат Шәмсетдинов, Норлат мәктәбеннән Әдилә Гыйләҗева, Газиз Сәйфетдинов, Олы Яке мәктәбеннән Инсаф Сәйфетдинов, Әйшә мәктәбеннән Язилә Якупова чыгышларына афәрин диясе генә килә. Милләтебезнең киләчәге менә шушы егет-кызлар кулында.
Бәйрәм ахырында килгән кунаклар – язучылар укучыларга теләкләрен һәм киләчәк бәйгегә әзерләнгәндә кирәк булырлык киңәшләрен дә бирде. Шигырьне аңлап, тоеп, үз күңелең аша кичергәндә генә тыңлаучыга җиткереп була. Ә безнең укучыларыбыз нәкъ шулай бирелеп сөйли дә.

Тулы фоторепортажны
yashel-uzan.ru сайтының
«Фотогалерея» папкасыннан
карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев