Шигъри җанлы якташлар белән очрашу
Бирегә «Яшел Үзән» газетасын алдыручылар җыелган иде. Олы Ачасыр китапханәсендә «Ак калфак» хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тәскирә Шәйхуллина мәдәният йорты белән берлектә оештырган «Бер очрашу – үзе бер гомер» дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Әйе, бүгенге көндә очрашулар да, күрешүләр дә сирәгәйде, заманасы шундый, дигән сылтау табып, туганнар да, күршеләр дә еш аралашмый. Халык күбрәк интернетта утыра, берүк открыткаларны җибәреп, авыл халкы да бер-берсенә ватсаптан гына хәерле иртә, матур көннәр тели. Ничек кенә булса да, берсе дә җанлы аралашуга җитми инде. Аннан, районыбыз халкын берләштерүче «Яшел Үзән»дә бар бит әле. Шуңа да бу юлы ра йон газетасын укучылар катнашында очрашу оештырырга, ә кунак итеп шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәп, шигырьләр иҗат итүче Мәдинә Әдиятуллина һәм Госман Вәлиуллинны чакырыр га булалар. Аларның иҗат җимешләре газета битләрендә еш басыла.
Мәдинә Әдиятуллина озак еллар шәһәребезнең 3нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбият фәнен укытты, төрле милләт балаларында телебезгә мәхәббәт уята алды. Ул эшләгән чорда нинди генә чаралар, очрашулар үткәрелмәде. Һәм шигырь язучы укучылары төрле бәйгеләрдә урыннар яулады. Эшен яратып, бар күңелен биреп башкарды. 2015 елда «Серләрем» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
– Авылдашларым белән очрашуга хөрмәт итеп чакыруларына мин бик тә рәхмәтле. Авыл халкын ачык йөзле, эчкерсез, ихлас күңелле, кунакчыл, тырыш булганнары өчен яратам. Китапханәдә дә күптән булганым юк иде. Ә туган якка кайт кан саен нинди дә булса матур күренешне күңелемә салып, үзем белән алып китәм. Шулай һәрвакыт матурлыкка сокланып, кешеләргә рәхмәтле булып, кәефемне күтәрергә тырышам. Күргәннәремне дусларым, туганнарым белән бүлешәм, – дип фикерләре белән уртаклашты Мәдинә ханым.
Госман Вәлиуллин шигырь ләре газетабыз битләрендә әле күптән түгел генә басыла башлады дисәм, бер ел була икән инде. Редакциябезгә май кояшы кебек балкып килеп керде дә ул, шул көннән эзен суытмый. Яраткан эше – Горький заводыннан кайт канда булса да, кызлар, язам әле, минем хакта онытмагыз, дип сәлам биреп китә. Госман абыйның шигырьләрен укучыларыбыз да яратып өлгерде. Чөнки алар гади, эчкерсез һәм һәр авыл кешесенең күңелендәгесен ачып бирә төсле.
– Шигырь язу сәләте миндә үзеннән-үзе туды. Илһам килеп төшә дә, хәзер дәфтәр битенә сырлап куям. Туган як, авылым, аның күркәм кешеләре, дусларым, туганнарым рухландыра. Ә инде күңелем түреннән чыккан иҗат җимешемне газета битләрендә күргәч, тагын да дәртләнеп китәм, ялкынланып язасы гына килә башлый, – ди ул.
Очрашу түгәрәк өстәл артында бик тә җылы мохиттә узды. Авылдашларының шигырьләрен тыңлаганнан соң, «Яшел Үзән» турында да фикерләр яңгырады. Биредә безнең газетаны 80 кеше яздырып укый. Язмамны озак еллар Олы Ачасыр мәктәбендә укыткан, авылның хөрмәтле педагогы Алсу Шәйхуллина сүзләре белән тәмалыйсым килә.
– Газета битләрендә үзенең туган ягына булган мәхәббәтен белдерүче, фикерләре белән уртаклашучы якташларыбыз турында язмалар артты. Тырыш, эшчән халкыбызның яшәешен яктыр тасыз. Шуңа да һәр санын көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Мәдинә ханым белән Госманның туган авылларын зурлап язылган шигырьләре аеруча кадерле.
Безнең өчен сезнең һәр фикерегез мөһим, чөеп мактыйсызмы, әллә тәнкыйть утына саласызмы, барысы өчен дә рәхмәтлебез. Чөнки сез безгә алга таба дөрес юлдан атларга, камилләшергә ярдәм итәсез. Шулай аралашып, фикерләшеп яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев