Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сез безгә яшәү үрнәге

Әти-әнинең балачагы ачлы-туклы елларга туры килә.

Безнең кадерле әниебез Шәфика Вәлиева Чис тай районы Кызыл Маяк авылында гади колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Быел ул үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Әтие без Зиннур белән бер-берсенә терәк булып гомер кичерүләренә дә – 62 ел. Зур тормыш юлы узып, авыр лыкларга бирешмичә, зарлануны белмичә, яшәү ямен, матурлыгын тоеп, һәрбер туган көнгә шөкер итеп гомер кичерә безнең кадерлеләребез.

Бүгенге көндә әти- әние без Яшел Үзәндә яши. Икесенең дә балачаклары ачлы-туклы авыр елларга туры килә. Әтиебезнең әтисе сугышта батырларча һәлак була. Әни ягыннан бабай сугыштан авыр яралар белән кайта.
Әнием гаиләдә өлкән бала буларак, ике сеңлесенә һәм энесенә һәрвакыт зур терәк була.

 

Тормыш авырлыгына карамастан, укырга теләге зур булган кечкенә кыз 1944 елда 1нче сыйныфка керә. Шушы ук елны Биектау районының Каракүл авылында бер шук малай да тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлый. Ул малай безнең әтиебез була. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5 чакрым ераклыктагы Яуширмә җидееллык мәктәбенә укырга китә әниебез. Яуширмә халкыбызга Гаяз Исхакый, Флера Тархановаларны биргән күренекле төбәк.

Укырга 15 бала йөри башлап, 7нче сыйныфны бетергәндә әниебез генә кала. Аннан соң авылдан берүзе Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Тугыз чак рым ераклыкта, бер әбидә фатирда торып укырга туры килә аңа. Ачлы-туклы, кияргә киемсез, яланаяклы узган еллар-юллар турында әниемнең хатирәләрен тыңлаганда йөрәк кысыла, күзләр яшьләнә.

Чистай медицина училищесына укырга кереп, 1956 елда аны уңышлы тәмамлый әниебез. Яшь белгечне Биектау районы Киек авылына фельдшер итеп эшкә җибәрәләр. Чибәр, тырыш, тыйнак, үз эшенә олы җаваплылык белән караган яшь белгечне авыл халкы үз итә, ярата. Киектән ике чак рым ераклыкта әтиебезнең туган авылы. 1959 елда язмыш ике яшь йөрәкне кавыштыра.

Яшь гаилә Казан шә һәренә юл тота. Әни хирургия бүлегендә шәфкать туташы, әти заводта электрик булып эшли, читтән торып университетның физика-математика факультетенда укый. 1960 елның көзендә мин дөньяга килгәнмен. 1961 елда яшь гаилә Яшел Үзән районы Олы Яке авылына эшкә кайта. Кулларында яшь бала, торыр җир юк, кеше почмагы, бернинди яшәү уңайлыклары булмаган авыр еллар. Әтиебез Олы Яке сигезьеллык мәктәбенең директоры, әниебез 4 авылга фельдшер- акушерка була.
Бер-бер артлы ике сең лем дөньяга килә.

Ул елларны искә алып, балачак, үсмер чак хатирәләрен яңартсам, әти -әниебезнең күпме көч куеп, тырышлык белән яшәгәннәренә хәйран калам. Яз-көз йөри алмаслык дәрәҗәдә пычрак авыл юлларын күпме таптагандыр әни. Авыл фельдшерының көне һәм төне юк. Күпме сабыйга дөньяга аваз салырга ярдәм итеп, бик күп кешенең гомерен саклап калып, авыл халкының хөрмәтен яулап яши ул.

Әтиебез җитәкләгән мәктәп гел алдынгы булды. 1938 елда сафка бастырылган мәктәпне тәртиптә тоту бик күп көч, тырышлык таләп иткән.
Шулай, 26 ел – хезмәт еллары Олы Яке авылында уза. 1987 елда әти-әниебез Яшел үзән шәһәренә килеп, бүгенге көндә матур гына гомер кичерәләр.
Пенсия яшенә җиткән че әни поликлиникада шәф кать туташы, әти тех никумда завуч булып эш ләде.

Безне – өч кызларын аяк ка бастырып, өчебезгә дә югары белем бирделәр. Икебез – табиб, төпчек сеңлебез экономист һөнәр лә рен сайладык. Матур гаи ләләр кордык. Тормышта үз урыныбызны табып, яшәүнең мәгънәсен аңлап, тәртип ле балалар үстереп, дөрес итеп яшәвебез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Әти- әниебез 7 оныкка һәм 6 оныкчыкка дәү әни белән дәү әти.

Кадерлеләребез, сезгә озак еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде. Барысы өчен дә Аллаһының чиксез рәхмәте яусын сезгә. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Без сезне бик яратабыз.

Безнең зур гаилә исеменнән олы кызыгыз Резидә Әхмәдиева. Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев