Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шатлыкта яшә, Фәгыйлә апа!

Ватандашларыбыз арасында балачакта Бөек Ватан сугышының бөтен кыенлыкларын үз башларыннан кичерүчеләр бар.

Шундыйларның берсе – тыл ветераны Фәгыйлә Шәмсиева белән очрашу бәхетенә ирештек.


Бу көннәрдә Фәгыйлә апа үзенең күркәм юбилее – 90 яшьлеген билгеләп узды. Ул тыл хезмәтчәне буларак 2007 елдан бирле Яшел Үзән муниципаль районының күченеп кайткан пенсионерлар һәм ликвидацияләнгән предприятиеләр ветераннары советында исәптә тора.
Фәгыйлә апа 1932 елның 9 ноябрендә Яшел Үзән районында (элеккеге Төньяк Норлат районының Бәчек авылында) туа. Көне-төне колхозда эшләгән әти-әнисе үз үрнәкләрендә кызларын да авыр крестьян хезмәтенә өйрәтеп үстерә. Гаиләдә Фәгыйлә балалар арасында иң өлкәне булганга күрә, аңа әти-әнисенә дә булышырга, энеләрен һәм сеңелләрен дә карашырга туры килә. Ачлы-туклы яшәсәләр дә, бервакытта да зарлануны белми алар. Ачлык бигрәк тә кыш чыккач язга таба үзен нык сиздерә, чөнки әзерләгән запаслар беткән, яңасы әле булмаган вакыт. Ә инде яшел үлән баш төртә башлауга ук аларның шатлыгы эченә сыймаган. Җәй җитүгә җиләк-җимеш һәм гөмбә җыю гаиләне күп кыенлык лардан коткарган (яше олы булуга карамастан, Фәгыйлә апа хәзер дә урманга гөмбә җыярга йөри).
Сугыш башланган 1941 елда Фәгыйлә авыл мәктәбенең 1нче сыйныфына укыр га керә. Һәм шул вакытта аның әтисенә – Рәхимулла Бикбулатовка сугышка барырга – повестка, ә 1942 елда похоронка килә. Әтисезлек, шулай ук сугыштан соңгы еллар бик авыр булса да, Фәгыйлә җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң колхозда эшли. Анда башта учетчик, бозау караучы була. Бухгалтерлыкка укып, хисапчы ярдәмчесе булып та эшләп ала.
Шулай да, 1954 елда шәһәргә китәргә карар кыла һәм Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводка контролер булып эшкә урнаша. Булачак ире белән дә шушында таныша ул. Оста шофер һәм әйбәт гармунчы егет – Шәйхетдин Шәмсиевкә бер күрүдә үк гашыйк була. Бер елдан алар өйләнешеп тә куялар. 60нчы елларда Фәгыйлә горторгта сатучы булып эшли. Ә менә 70нче елларда гаиләләре белән Украинага, Одесса өлкәсендәге Александровка авылына күченеп китәләр. Анда да ул башта – кибет мөдире, аннан соң җәнлек хуҗалыгында кладовщик була.

Ничек кенә булмасын, кешене туган ягы магнит кебек тарта. Фәгыйлә ханым да искәрмә булмый. 1988 елда пенсиягә чыккач, гаиләләре белән туган якларына кайтып, Яшел Үзәндә төпләнәләр.


Гаиләдә алар ире белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, аларның берсе һәм 64 ел бергә яшәгән ире бүгенге көндә исән түгел. Бер улы гаиләсе белән Волжскида яши, табиб булып эшли, икенчесе гаиләсе белән – Одессада, шеф-повар.
Хәзер инде Фәгыйлә ханым 7 оныгы, оныкчыгы белән горурланып яши. Оныкларының барысы да югары белем алган. Йортында ялгызы гына яшәсә дә, балалары белән еш аралашып тора. Йорт-җирен, бакчасын тәртиптә тота, яшелчәсен үстерә, җиләк-җимешеннән кайнатмасын ясый, һәр туган көнгә шатланып-куанып яши. Әйткәнемчә, хәтта гөмбәгә дә үзе йөри, җыя, тозлый. Шуңа да без килүгә дә табыны сыйлы иде, үзе дә ачык йөзле һәм кунакчыл булуы белән аерылып тора. Менә шулай үзе әзерләгән нигъмәтләрдән табын артында сыйланып утырган арада тормышын да сөйләргә, төрле елларда бүләкләнгән грамоталарын, медальләрен дә күрсәтергә өлгерде ул. Тәмле чәе, мул табыны әле дә күз алдыннан китми. Хөрмәтле яшьтә булуына карамастан, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар, тормышның ямен белеп яшәве күренеп тора. Күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел.


Шулай итеп, без тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Фәгыйлә ханым Шәмсиеваның кунакчыл өендә булу, аның бай биографиясе белән танышу, тәмледән-тәмле ризыкларын татып карау һәм иң мөһиме – тугыз дистәне тутырып та, яшәү дәртен югалтмаган шәхес белән очрашу бәхетенә ирештек. Бүгенге тынгысыз вакытларда шундый кешеләрнең тагын да озаграк еллар яшәвен телисе килә. Алар барыбызга да чын үрнәк булып тора.


Ринат Шәрипов,
күченеп кайткан пенсионерлар һәм ликвидацияләнгән предприятиеләр ветераннары советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев