Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шәрәпҗан: «Син мине не волновай, газета укыйм»

Кече Шырданда Чишмә бәйрәме узды

 Узды гынамы соң, бөтен районыбызны гөрләтте. Аланда 1300гә якын кеше җыелды. Алып баручысы да татар эстрадасы артисты, юмор остасы Рамил Шәрәпов иде бит.
Чишмә бәйрәме дип аталса да, масштабы буенча зур күләмле Сабантуйдан һич калышмады. Кемне генә очратмадык – Яшел Үзән районы гына түгел, хәтта күрше рес­публикадан да килде халык.

 

Кече Шырдан – безнең районның, бәлки, бөтен респуб­ликаның уникаль авылларының берсе, анда татар халкының гореф-гадәтләре сакланган,– диде үзенең сәламләү чыгышында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Монда Бөек Каюм Насыйри истәлеген сак­лыйлар, искеләрен торгызалар һәм бөек якташыбыз исеме белән бәйле яңа объектлар төзиләр. Һәм боларның барысы да – Татарстан мәгърифәтчесенең тормышын һәм иҗатын популярлаштыру өчен Асия Гобәйдуллина ярдәмендә башкарыла. Чишмә бәйрәме белән сезне, кадерле Шырдан халкы. Бергәләп бәйрәм итик!
 

Кече Шырдан районыбыз­да иң кечкенә авылларның берсе. Халкының бердәмлегенә һәм үҗәтлегенә бәйге барышында ук сокланырлык. Шулай ук табигате, саф һавасы, тырыш, ихлас кешеләре белән яраттыра.


Кече Шырданга кунакка эстрадабызның танылган җырчылары Руслан Кираметдинов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Зәринә Асылкаева да килде. Бик күңелле, җанлы, рәхәт бәйрәм булды. Рамил Шәрәпов бәйрәмне алып та барды, бик актив кеше буларак, барлык бәйгеләрдә дә үзе катнашты, хәтта капчыклар белән «сугышканда», егылып, кулын сындыра язды.

– Күңелсез хәл булды бит... Беренче уй: ничек Сабан туен алып барып бетерергә? Кул авырта, түзеп булмый, акырасы, елыйсы килә. Ә халык көтә бит! Тешне кысып мәйданга чыктым. Кул күтәрелми, әллә сынган, әллә чыккан? Фельдшер килеп укол ясады, – дип уртаклаша артист.

Бернигә карамастан Шәрәпҗан Сабан туен ахырына кадәр алып барып бетерде. Рәхмәт аңа!


Бәйрәмгә, кунакларны каршыларга зурдан кубып әзерләнгән шырданлылар. Күп бәйрәмнәрдә булырга туры килде, әмма Кече Шыр­данның Чишмә бәйрәме күңелгә матур истәлек булып уелып калачагына иманым камил. Халык артистларга кушылып биеде дә, җырлады да, уеннарда да катнашты. Рәхәтләнеп, эчләр катканчы көлдек тә, артистларның чишмә кебек аккан тавыш­ларына ләззәтләндек. Жәл, Алия Гаязова кайтмады, ул әле редакция исеменнән бәйгеләрдә, уеннарда да катнашыр иде. Бәрәңге бакчасыннан аерыла алмады, чистый.

Ахырдан Рәмил Шәрәпов, ягъни Шәрәпҗанның сүзләрен язмыйча булдыра алмыйм: «Син мине не волновай, газета укыйм!» Ә сез укыйсызмы соң, дуслар? Ял көннәрендә авылларга чыгып, яраткан укучыларыбыз белән очрашып, язмалар әзерләвебез дә бары сезнең өчен генә бит. Киләсе ярты еллыкта да бездән аерылмассыз дип ышанабыз. Бергә-бергә яшәве барыбер җиңелрәк!


Ә бәйрәмгә килә алмау­чыларга киңәшем шул, Кече Шырданны бер күреп китегез әле. Елдан-ел танымаслык булып үзгәрә бит. Аларның хәтта үз пляжлары бар, көннәр җылынсын гына, су керергә барып кайтмыйча булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев