Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез

Бәйрәм тамашаларын иң беренчеләрдән булып районда Олы Ачасыр мәдәният йорты башлап җибәрде.

-Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.

-Шул уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында "Әниемнең җылы кочагы" диеп аталган бик матур концерт оештырдык. Мәктәп укучыларына, юллар тайгак булса да, курыкмыйча мәдәният йортына килгән барлык авылдашларыма, коллегаларыма, чәй табыны әзерләргә ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтлебез. Иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе бик тә җылы мохиттә узды. Концерт караганнан соң чәй табыны артында аралашып, матур теләкләр әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләдек. Барлык Әниләрне дә якынлашып килүче бәйрәм белән, - дип фикерләрен җиткерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев