Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сабировлар зур хәрефләр белән язарлык хөрмәткә лаек гаилә

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Сабировлар гаиләсе.

Сабировлар гаиләсе

Сабировлар, чыннан да, зур хәрефләр белән язарлык күркәм, хөрмәткә лаек, җырлы-моңлы гаилә. Хезмәт кенәгәләренә күз салсаң, Дамир абыйның да, Сания апаның да бер генә юл: берсе – шофер, икенчесе – мөгаллимә.
Зәңгәр күзле, чибәр Норлат кызына ничек гашыйк булды икән, дисәм, гармунда өздереп җырлавы белән үзенә караткан икән. Гаилә коруларына – 52 ел. Шушы вакыт эчендә шатлыгы да, борчу-кайгысы да аз булмаган. Әмма Сабировлар нинди генә очракта да бер-берсенә терәк булып, ярдәм итеп, сабыр гына гомер кичерә.

Иң мөһиме – гомер үкенечле узмаган. Әти-әни өчен дүрт ир-егетнең үсүе зур шатлык бит ул. Дүрт егет! Әйтергә генә җиңел. «Улларым бик акыллы, барлык кызлар башкара торган эшләрне дә үз итеп, тырыш егетләр булып үсте. Керен дә, ызбасын да юдылар. Кызлар эше дип тормадылар», – дип яратып сөйли Сания апа.
Сабировлар бүгенге көндә ун онык һәм дүрт оныкчык­ларының уңыш­ларына сөенеп, бәхетле гомер кичерә.

Рәзинә Сәйфетдинова язмасындагы калган геройлар турында алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев