Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рус Әҗәле җирлегендә узган хисап сессиясендә сөт акчасы һәм су проб­лемалары белән беррәттән, көн кадагына куярлык башка сораулар да каралды

Бер литр су бәясе 40 сум, ә сөт – 13 сум

Авыл кешесе өчен сөт мәсьәләсе чынлап та җитди. Берникадәр файдасы да булмагач, нигә дип асрый соң инде ул сыерын?! Аннары эре терлекнең саны кими дип зарланабыз. Җитмәсә, биредә тапшырган сөт акчасын елдан артык ала да алмыйлар икән әле. Татар Танаеннан килеп сөт җыючы шундый хәлдә калдырган бу җирлектә яшәүчеләрне.

Ятып калганчы – атып кал, дигән сүз бар, атып карыйбыз, булмый. Макылга сөт ташучылар акчаны түләмиләр, – дип мәсьәләне күтәрде Хәмит Кадыйров. – Аннары, сөтнең бәясе дә, биг­рәк тә җәй айларында, көлке инде. Кибеттә хәзер бер литр су 40-60 сум тора, ә бездән сөтне 13 сумнан җыя­лар! Мыс­кыл бит инде бу, кергән хезмәтнең чиреген дә кайтармый.

Бу, әлбәттә, күңелсез күренеш. Мондый хәлгә калган, ягъни елдан артык сөт өчен акча ала алмаучыларга судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Имеш, борындыклылар шулай итеп, эшне откан һәм уңай хәл ителгән – акчаларын алганнар. Башка чара калмаса, хәләл хезмәтеңне яклау өчен, судка да барып җитәргә була шул. Җирлеккә кергән биш авылга 19 баш сыер бар. Мондый шартларда асраучыларга рәхмәт әйтерсең.

Су дигәннән, Рус Әҗәленә яңа су башнясы кирәк – ул булса, проблема да юк диләр. Ә Рус Наратлысында яшәүчеләргә җирлек башлыгы Гөлнара ханым чаңгы белән барып, коеларын үзе чистартып бирде (биредә үзәкләштерелгән су юк).

Андагы ирләрнең куллары кай җирләреннән үскәндер... Бу алты кешеле авылга 7 км кыр юлы илтә, башка юл юк һәм бу буранлы көннәрдә анда шул чаңгы белән барсаң гына, юл яру өчен бик көчле техника кирәк.

Рус Әҗәле җирлегендә хисап сессиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев