Яшел Үзән

ӘРЕМ ИСЕ, ӘРЕМ ТӘМЕ...

Кадерле әтиебез турында сөйләү бер дә юкка түгел.

Кышның язга авышкан матур көннәренең берсендә мәңгелеккә озаттык без аны. Күпме, азмы... аңа узган ел 90 яшь тулды!

Без, ничә яшь булуга карамас тан, әти-әниләр исән вакытта балалыктан чыкмыйбыз икән, һаман яшьләр кебек йөргәнмен, бер көн эчендә дөнья үзгәреп китеп, олыгайтты да куйды. Кечкенә буе, җитез хәрәкәте, җор телле булуы һаман яшь чакларын хәтерләтте. Яшь чаклар... матур, рәхәт чаклар... Әтиемнең яшьлеге ачлык, юклык елларына туры килә. Мин аның белән бик еш кына сөйләшеп утырырга яраттым. Үткәннәрен искә алып, артык ачылыплар китеп сөйләмәде ул. Алай да: «Әй-й-й кызым, утызынчы елгылар безнең авылда мин генә калдым инде», – дия иде, ә бүген... авылымда берсе дә юк...
Җәйнең матур мизгел ләрендә туа Галимулла.

– Урак өстендә таптым икенче улымны... Җәйнең бик матур чорында тудың син, диеп әйтергә ярата иде Фатыйма әни. Гомерем дә җәйнең үзе кебек матур, якты, чиста булып үтеп бара, әйтерсең лә бер мизгел... – Галимулла бу сүзләрне еш кабатларга яратты. Бик еш кына үз яшенә үзе ышанмый, кайчан тууы турында үзенә сораулар бирде. Бүген дә шулай булды. Шул уйлары белән ул, шкаф тартмасыннан паспортын алып, оныгына сузды. – Туксан яшьне тутырам дисезме? Булмас-булмас, яле кара, – диеп, оныгын күзәтте. Оныгы, тиз генә паспорт ны ачып, бабасының өметле карашыннан тизрәк котылырга теләп, туган елын укырга ашыкты:
– 10 июль, 1930 ел, шулай булгач, туксан яшь тула, бабай!

– Шулай диген, ә! Ә бүген ничәсе?
– Тугызы, бабай, тугызы, – диеп, бабасыннан сөенче дә алды. – Иртәгә туган көнең, бабай, туксан яшь тула үзеңә.

– Шулай диген, ә, туксан яшь! Нишлибез инде туган көнне? – диеп, оныгына тутырыплар карады ул.
– Туган көн табыны әзерлибез, бабай. Апалар, абыйлар кайта. Торт пеше рәбез, – диеп әйтте дә, уйланып китеп, әнисенә дәште. – Әни, әни, дим, ә тортка шәм нәр куябызмы? – Алгы яктан әнисенең, нинди шәм, кая, дигән сүзе генә ишетелде.

– Бабай туган көненә пеш кән тортка, диюем. – Бабай кеткелдәп көлеп җибәрде.
– Әй, кызым, нинди шәм инде. Туксан шәм сыйдыра торган торт булмас, ул шәмнәрне сүндерә-сүндерә тыным, сулышым җитмәс, – диеп тә куйды.
– Без булышырбыз.
– Шулай булса гына инде, – диеп, бабай оныгының җилкәсеннән сөеп алды.

...Балалары аның бишәү булды. Яшьрәк вакытында: «Мин бала тапмаган, алар ничәү икәнен, исемнәрен дә, кем тапкан, шуннан, әниләреннән сорагыз», – дип мәзәкләргә яратты. Онык-оныкчыклары да унберәү булган икән бит инде. Шулвакыт уйланып китеп, оныгының янәшә утыруыннан файдаланыпмы, хатирәләргә чумды...

– Ә мин балачакта үзем нең туган көнне үткәр гә немне хәтерләмим. Әнилә реңнең дә зурлап туган көн үткәргәннәрен белмим. Алай да, бүген кызыбыз-улыбызның туган көне дигән булып, тавык суя идек кебек, берәр тәмлерәк, ят нәрсә йә кибеттән алып кайтабыз, яисә пешерә иделәр бугай. Туган көне булган кешегә тавыкның ботын бирә идек. – Ә ул иртәгә туксан яшен тутыра, ышанасы килү түгел, уйларга да курка хәтта, туксан яшь диген, ә?!

Унынчы июль иртәсе бик матур булып атты. Балалар торганчы диеп, күнегелгән га дәт буенча, чәйнеккә су салып, чәй куеп җибәрде. Гадәте шулай аның, газ өстендә чәйнек сусыз торырга тиеш түгел. Тышка буш кына чыкмыйм диеп, су чиләген күтәреп алып чыгып китте. Кызлары торды, өйгә тәмле ризык исләре таралды. Кечкенә якта, өстәл тутырып, тәмләп чәй эчтеләр. Иртәнге чәйдән соң, Галимулла ишек алдындагы яратып ял итү почмагына әйләнгән, улы ясаган урындыкка чыгып утырды.

Көн бик матур, кояшлы иде. Кошлар сайрый. Аның ял почмагын бизәп, кияве алып кайтып утырткан виноградлар үрмәләпләр үсеп утыра, быел җимешләре дә шактый ук күренә. Ә кызлары-килене утырткан чәчәкләр, күзләрне сөендереп, аллы-гөлле булып ишек алдын бизәп торалар. Менә инде ничәнче ел тәрәзә кәрнизенә карлыгачлар килеп оя кора. Җәй дәвамында икешәр тапкыр бала чыгарып, очыплар китәләр. Әле уз ган ел ике ак күгәрчен җәй буе яшәде. Сыйлады ул аларны, шуңадырмы, китә селәре килмәде, ә көзгә авышкач, күгәрченнәргә яңа хуҗалар да табылды... Уйларыннан аны капкага эленгән кыңгырау чыңы бүлде.

Капкадан керүчене искәртеп торсын дип, кыңгырауны күптәннән үк үзе элгән иде ул. Аның чыңлавы да үзенә бер төрле, матур яңгыравы күңелен юата. Димәк, кемдер аны исенә төшерде, кемдер керә, кем булыр бу кадәр иртә... Бабасын күреп, керә-керешкә оныкчыгының тавышы ишетелде:

– Бабай, туган көннәр белән үзеңне. – Менә сиңа мә, иртә таңнан Яшел Үзәннән, үзе пешергән тортларын күтәреп, гаиләсе белән оныгы аны туган көне белән котларга кайтып җиткәннәр. Оныгы тортны Галимулланың кулына китереп тоттырды. Ул тортка карап торды да:
– Кызым, бу нинди саннар? Алты белән нульме әллә? Ә миңа, сиңа бүген туксан яшь, дигән булалар. Алтмыш кына икән бит ләбаса. – Галимулла гел мәзәкләргә яратты. бүген дә, алты белән нуль, дигән булып, оныгын үртәп тә алды.

– Бабай, бу ягыннан укырга кирәк, менә болай укы, – диеп, тортны әйләндереп куйды онык.
– Менә сиңа мә, имәндә икән чикләвек, – дип куйды ул.

– Бабай, бүген сиңа тугыз белән нуль санын куябыз.
– Тугыз белән нуль ди сеңме? Туксан була инде алайса, шулай бит... (Язманы тулысынча газетабызның 24нче санында укый аласыз).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: