«Каты эшләп үстек: 20 сутыйлы бакчаны көрәк белән казу безгә берни тормады» (редакциягә килгән хат)
Әссәламәгаләйкүм, кызлар.Тагын бер фикеремне газетага языйм әле. Без инде бу дөньяда шактый яшәгән кешеләр, шунлыктан чагыштыру өчен мисаллар күп. Мин инде, чиратта торып булса да, ипине алып була торган чорда туган кеше.
Алты яшь булганда, безнең өйгә электр уты кергән вакытны бик яхшы хәтерлим, чөнки «лампочкасы шартламасын» диптер, почмак якта басып, ут янганны көтеп тордык. Аңарчы без төрле керосинкалы лампалар куллана идек. Әти бик тырыш кеше булганга, ул лампаларның ниндиләре генә юк иде. Хайван караганда аерым, кунаклар килгәндә затлырагын, көндәлеккә гадирәген кулландык.
Әниләрнең колхозда таякка эшләгән вакытын да күрдек. Хезмәт көненә биргән ашлыкны җилгәрә идек, аннан күрше авылдан алма бакчасыннан алма бирүләрен дә хәтерлим. Әти районга китеп, эшче статусына күчкәч, үзебез дә алмагач утыртып, яшелчә үстерә башладык. Ул беренче кызарган помидорларны күреп, шаккатып торган идек. Әти кура җиләге, карлыганнарны да авылда «мичуринчы» дип йөрткән Мансур абыйдан калышмыйча утырткан кеше. Әни урынына колхозга эшкә 7нче сыйныфларда үзем дә баргаладым. Эскерт төбен актарырга, базда бәрәңге араларга, сарык йоны алырга да йөрдек. Сыер саварга да колхоз фермасында өйрәндек. Хәзерге балаларның кайберләре өй яннарында, койма буйларында үскән алабута, төрле үлән, кычытканнарны чабарга кирәк икәнен дә белми. Без исә кешедән ояла, әти-әни кушканчы ук ялт итеп, урак, йә чалгы белән өй тирәсен чистартып куя идек. Каты эшләп үстек: 20 сутыйлы бакчаны көрәк белән казу безгә берни тормады, киресенчә, кызлар белән һәркем күпме казыганын чагыштырып, уздырыштан эшләдек. Инештән көянтә-чиләк белән су ташый, күрше әбиләргә дә, үзләре әйткәнче, кертеп бирә идек.
Өч чакрым ераклыктагы күрше авылдан укып кайткач, «уфалла» тартып урманга бару шулай тиеш кебек тоелган. Куак утыны, печән, имән әкәләсе, яфрак «уфалла» белән өйгә кайта иде. Колхозда бәрәңге өй саен бүлеп бирелә: казыгыч, чираты килеп җиткәнче, кул белән ала идек. Колхоз басуында галәмәт авыр люцерналарны машиналарга яшел килеш төяп, проценты бирелә дип, каникулларда эшләп йөрдек.
Бәрәңге чүбен утау, өю һәм башка җыештыру, юу, тирес түгү, утын яру, базга кар салу, капка төбен, түбә карын көрәү – безнең вазифа иде инде ул.
14 яшемдә сыер савучы апалар, кызлар үтенеп килсә, алыштыра идем. 10-15 сыерны кул белән савасың. Тамгалы сыерларны тиз генә табып аласың, кайсы тибә дә бит әле. Бригадир, предларның мине авылда бик калдырасылары килде, тик мин укырга яратканлыктан, аннан, беренче сыйныфтан ук укытучы булырга хыялланганлыктан, педучилищега киттем. Әтиләр үзләренә уку эләкмәгәч, безнең өчен тырыштылар. Сыйныфташым 14 яшеннән савучы булып, район депутаты итеп сайланып, газета битләрендә мактала торган иде.
Дөнья без белгәннән бирле, бик күп үзгәреш кичерде шул... Хәзер сыерлар күптән аппарат белән савыла, балалар күрше авылга мәктәпкә автобус белән йөри, кайнар ризык белән сыйлана. Безне хәзергедәй ашханәләрдә ашатмыйлар иде (тәнәфестә өйдән алып килгән маргаринлы, шикәр комлы ипиләр белән тамак ялгадык). Хәзер электр көтүе. Без каз, сарык, сыер көтүләрен чираттан көттек. Шул ук вакытта урамда уеннар, футбол, волейбол, хоккей уйнарга, чаңгы-чанада шуарга вакыт таба идек. Укуда да калышмадык, клубта концертлар, спектакльләр дә куйдык. Аннан каз өмәләре, сугым вакытларында, сарык йоны алганда без әниләрнең, туганнарның, күршеләрнең ярдәмчесе идек. Сугым вакытында ап-ак итеп, карда чистартып, эчәк юа идек.
Үзебезнең авылда китапханә булмагач, күрше авылдан тишекле сетка белән китап ташып укыдык. Укырга китаплар күп. Безгә элек укытырга сүзлекләр булмады, хәзер китапханәдә аларны ачып караучы да юк. Эх, совет заманында ук аларны бастырган булсалар! «Татар мәктәбен тәмамлаган бала укырга керә алмый», диләр. Теләгең, максатың булса, рәхәтләнеп керәсең, укыйсың. Әти-әни мәрхүмнәребез безне имтихан бирергә җитәкләп йөртмәде. Үзебез бардык, таптык, имтихан биреп, бер урынга ун кеше булганда да, кереп укыдык. Хәзер бик рәхәт замана. Кием – күп, ашарга – мул, күп эшне автомат башкара. Телефон, компьютер, машина, техника заманасын да күрдек.
Кышкы салкында чишмәдә кер чайкап үскән, бәкеләрне боздан үзебез ачып азапланган чак күптән үткәндә... Әби, бабай, әти-әниләр динне кача-поса тоткан булса, хәзер ирек. Мәчеткә кил, бушка өйрән, укы гына. Моны аңлаучылар килә, өйрәнә, башкаларга өйрәтә. Өйрәнәсе килмәгәннәр төрле сәбәп таба, кемдер сайтларда утыра. Кеше тормышын, артист, блогер яшәү рәвешен күзәтә, алар өчен җан ата. Шулар кебек яшәргә, байлык артыннан куарга тырыша. Безнең арада артист, блогер тормышына мөкиббән, аларга сокланучылар, аларны туганнары кебек күрүчеләр дә күп. Син шуларны яманлап берәр сүз әйтеп кара, үзеңне өзгәләп ташларга әзерләр. Аларга каршы фикер әйтүчеләр булса, кара исемлеккә тыгарга кушып, и тотыналар яклап язарга, әйтерсең, тегеләр язылучыларына хезмәт хакы түли. Хәер, ара-тирә бүләк уйнаталар. Кеше тормышы, мәсәлән, мине кызыктырмый, алар юлын без үтмибез. Гаилә хәлләре, аерылу, кушылулары да миңа кирәкми. Күпме яшисем калгандыр, вакытымны файдалырак үткәрәм…
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Язманы тулаем «Яшел Үзән» газетасының №47 (29 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев